Надеждино урамнары яктыра
Узган атнада Надеждино авыл җирлегенә керүче торак пунктлардагы урамнарны төнлә яктыртучы 40 лампаны светоид лампаларга алыштырдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева әйтеп узганча, җирлектә 41 яктырткыч исәпләнә. Электр челтәренә ремонт 2013 елда ясалган. «Безгә сүз белән генә түгел, матур эшләре белән дә булышучылар бар, – диде ул. – Районнан безгә куратор итеп билгеләнгән газ хезмәте начальнигы Ильяс Хәмидуллин җирлек проблемаларын хәл итүдә үзеннән зур өлеш кертә, электрик белән дә булыша».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев