Фермаларда терлекчелек продукциясен арттыру максатындагы чираттагы җыелыш Надеждино авылында узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте генераль директоры Юрий Осипов, филиал директорлары, управляющийлар, терлекчелек белгечләре катнашты.
Әлеге киңәшмәдә Альберт Рәхмәтуллин тармакка игътибарны бермә-бер арттыру бурычын куйды.
- Ит-сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыру өчен безгә бик нык тырышырга кирәк әле. Терлек азыгы җитәрлек, ләкин тиешенчә рацион төзеп, технология таләпләренә туры китереп ашату җитми. Азыкны маллар алдына ничек кирәк шулай салып кына мул продукция алып булмый, - диде ул. - Республикада мул сөт җитештерүче Әтнә, Балтач районнарында уңышка ничек ирешәләр дип уйлыйсыз? Аларда рацион төзеп, булган азыкны баланслап, витаминлы катнашмалар белән баетып ашата беләләр. Терлекчелек белгечләре ит-сөт җитештерү күрсәткечләрен, тармакка кагылышлы барлык саннарны белергә, җаваплылык тоеп эшләргә бурычлы.
Районда нәсел эше буенча җаваплы Нәгыйм Сибгатуллин яшь үрчем алу, бозауларның сакланышын тәэмин итүгә анализ ясады.
Җәмгыятьтә хезмәт хакын түләүгә кагылышлы мәсьәләгә Юрий Осипов ачыклык кертте һәм бу юнәлештә максатчан эш алып барылуына басым ясады.
Надеждино фермасында 930 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 243е сыерлар, аларның да 65 башы ташлаткан. Киңәшмәдә катнашучылар терлекчелек биналарын карап чыктылар. Монда барлык биналарда чисталык булдырылган. Ферма территориясендә җитәрлек күләмдә азык запасы тупланган.
Район башлыгы 20 мартка кадәр барлык фермаларда да эш барышы белән танышып чыгачагын әйтте. Ә максат билгеле- тәүлегенә йөз мең тонна сөт җитештерүгә ирешү.
Нет комментариев