Хәбәрләр
Наталья Развалова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Колаңгыдагы "Ирида" күп функцияле үзәк директоры Наталья Развалова үз эшен иҗади якын килеп башкара, аның җитәкчелегендәге "Радуга" рус фольклор ансамбле район, республика сәхнәләрендә дә уңышлы чыгыш ясый.
Яңа елга санаулы гына көннәр калып барганда Наталья Развалова Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасының рус милли мәдәни берләшмәсе" төбәк җәмәгатьчелек оешмасы конференциясендә катнашты. Әлеге конференциядә аны рус теле һәм рус мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. «Радуга» фольклор ансамблендә урта яшьтәге хатын-кызлар гына түгел, пенсия яшендәгеләр дә җырлый. Аларның чыгышларын тамашачылар көтеп ала, җырларын яратып тыңлый. Бу ансамбльгә йөрүчеләргә яңа сәхнә костюмнары да тектерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев