Якташыбыз Назыйм Ханзафаров милләтебезнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртып яшәде
Филология фәннәре докторы, ТР Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Узган елның көзендә аңа 85 яшь тулды. Якташыбызны юбилее белән котларга «Кайбыч таңнары» газетасы журналисты да барган иде. Шул уңайдан язылган мәкаләне кабатлап тәкъдим итәбез.
Кайбыч ягы матур табигате, мәгърур имәннәре белән генә түгел, тырыш халкы, шушы җирлектә туып-үскән күренекле шәхесләре белән дә данлы.
Шундыйларның берсе — Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров. Язмышын һәм бөтен эшчәнлеген Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, зур хөрмәт һәм ихтирам яулаган якташыбызга 12 сентябрьдә 85 яшь тулды.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та барды. Ул Назыйм Габдрахман улына, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, шәхсән үзе һәм барлык якташлары исеменнән ихлас теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, Кайбычның 30 еллыгы медален, түбәтәй һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Назыйм Ханзафаров исеме кайбычлыларга яхшы таныш. Туган авылы Олы Кайбычта аның исемендәге урам бар. Мәктәпләрдә үткәрелүче парламент дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә һәм класстан тыш чараларда укучыларга якташыбыз, аның мәдәният, әдәбият, фән өлкәсендәге казанышлары турында сөйлиләр. Ул үзе дә «Кайбыч таңнары» газетасына мәкаләләр җибәрә.
Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Назыйм Ханзафаров сөйләшә алмый. Тормыш иптәше Гүзәлия ханым белән аралаштык. Ул безгә ничек итеп танышулары, гаилә корып балалар үстерүләре, Кайбыч районы бетерелгәч, шәһәргә китеп урнашулары, югары белем алулары, икесенең дә хезмәт юлы турында сөйләде.
«Яшьлегебез укып узды»
Бөек Ватан сугышы чоры балалары алар. Назыйм абыйның әтисе яу кырында ятып калган. Шуңа да тормыш йөген бик иртә тарта башлый. Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлагач, Казан шәһәрендәге сигезенче техник училищеда белем алган. Дөбъязга радиотехник булып эшкә җибәрелә. Яше җиткәч, армиягә китә.
Өч ел хезмәт иткәч, туган ягына кайта һәм мәдәният йортына эшкә урнаша. Язмыш җилләре бу елларда Гүзәлия апаны да Кайбыч районына китерә.
Тумышым белән Мамадыш районы Түбән Ушма авылыннан мин. Алабуга медучилищесын тәмамлагач, юллама белән Кайбыч сырхауханәсенә җибәрделәр. Ул чагында миңа унҗиде яшь. Бер эштән дә куркып тормадым, шәфкать туташы да, акушерка да, соңрак балалар поликлиникасы фельдшеры да булдым, — диде Гүзәлия Ханзафарова. — Бу вакытта Назыйм мәдәният йортында директор иде. Без, медицина хезмәткәрләре дә, анда еш йөрдек. Хорда җырладык, агитбригада белән колхозларда концертлар куйдык. Булачак ирем белән шулай таныштык, дуслашып киттек. Комсомол эше белән дә бергә йөрергә туры килде, чөнки икебез дә әлеге оешма секретаре идек.
Җәмәгать эшләрендә бергәләп кайнау, кичләрен танцыларда очрашу эзсез калмый. Яшьләр арасындагы дуслык тора-бара мәхәббәткә әверелә. Санаулы вакыт тиз үтә. Гүзәлия тиешле булган өч елын эшләгәч, туган ягына кайтып китәргә карар кыла. Гариза язып, документларын ала һәм саубуллашу кичәсе үткәрә.
Ул кичәгә Назыйм абыйны да чакыра. Алдагы язмышлары да шушы көнне хәл ителә аларның.
Бәйрәмнән соң урамда йөрдек. Назыйм шулвакыт «Әйдә, безгә кайтабыз!» димәсенме. Өйдәгеләрне алдан кисәтмәгән иде. «Әни, без кайттык!», дип килеп кердек. Мин ул көнне ак күлмәктән идем. Назыйм өйләнешергә теләвебезне әйтте, — дип дәвам итте Гүзәлия ханым. — Сөйләшеп утырып таң аттырдык та, мәдәният бүлеге мөдире булып эшләүче туганым Рәисә апа янына барып, барысын да сөйләп бирдек. Ул безне ЗАГСка чакырды. Документлар белән шунда киттек. Эшкә дә кердем. Мин китмим, кияүгә чыгам, дидем. 1960 елның 14 ноябрендә өйләнештек. Яран гөлләре, кызыл палас табып китерделәр. Язылышу тантанасы менә шулай узды.
Хатынының югары белем алу теләген дә хуплый Назыйм Ханзафаров. Укытырга вәгъдә итә. Бу вакытта ул үзе дә университет студенты була, читтән торып югары белем ала. Яшь гаилә зур планнар кора — Олы Кайбычта яңа йорт салып, шунда төпләнеп калырга телиләр. Ләкин, 1961 елда Кайбыч районы бетерелгәч, алар Яшел Үзән шәһәренә күченергә мәҗбүр була.
Ул вакытта безнең олы улыбыз Линар туган иде инде. Башта Назыйм шәһәргә үзе генә китеп урнашты. «Родина» мәдәният сараенда методист булып эшли башлады, соңрак директор урынбасары булды, — дип дәвам итте Гүзәлия апа. — Күп тә үтми, без — әни (Назыйм абыйның әнисе Фәйрүзә апа), мин һәм бала да ирем янына шәһәргә күчендек. Сырхауханәнең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башладым. Назыйм сүзендә торды — медицина университетының кичке бүлегенә укырга кердем. Назыйм да югары белем алуын дәвам итте. Кайбычта яшәгәндә укый башлаган иде, Яшел Үзән шәһәреннән йөреп, 1965 елда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлады. Мин укып бетергәч, 1970 елда ул аспирантурага керде. Бу елны икенче улыбыз Илшатны алып кайттык. Яшьлегебез әнә шулай укып узды безнең. 1980 елда Назыймга эш урыныннан Казанда фатир бирделәр.
Галим, филолог, тарихчы, милләтпәрвәр
Университетның икенче курсында укыганда ук, Назыйм Ханзафаров фәнни эш белән мавыга башлый, күренекле татар галимнәре белән аралаша. 1973 елдан Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли. Аспирантурада укыганда, Нәкый Исәнбәтнең әдәби эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган диссертация яза. Аны уңышлы яклап, 1975 елда филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында Назыйм Ханзафаровның «Нәкый Исәнбәт драматургиясе» дигән монографиясе дөнья күрә һәм ул галимнәр, китап сөючеләр, белгечләр тарафыннан җылы кабул ителә. 1996 елда татар комедиясе тарихы һәм теориясе буенча докторлык диссертациясен уңышлы яклый.
«Татар комедиясе (чыганаклары һәм үсеше)» хезмәте өчен 1997 елда якташыбыз Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты дигән мактаулы исемгә лаек була. 1999 елдан 2001 елга кадәр Назыйм Габдрахманович Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әдәбият бүлеген җитәкли. Татар драматургиясе өлкәсендә иң актив эшләүче галим буларак, үзенең хезмәтләрендә татар халкы һәм аның мәдәнияте тарихын акчыклауда яңа материаллар һәм фактлар туплый, аларны укучылар хөкеменә тапшыра.
Назыйм Ханзафаров һәрвакыт татар милләтенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйланып һәм кайгыртып яши. Ул 1980 еллар азагы — 1990 еллар башында Казанда татар гимназияләре ачуда алны-ялны белми эшли, күп көч куя. Милли бәйрәмнәребез, тарихи-архитектура һәйкәлләре өчен дә борчылып яши.
Татарстаныбызның иң мөһим символларыбызның берсе — Дәүләт гербының идея авторы да безнең якташыбыз булуы күңелләрдә горурлык хисләре уята.
Гербның нинди булачагы турында үз фикерен җиткерер алдыннан Назыйм Ханзафаров болгар һәм татарлар мифологиясен тирәнтен өйрәнә. Ул борынгы заманнарда яшәгән җирле халыкта канатлы барсның уңдырышлылык символы, алар яшәгән территорияне саклаучы булып саналуын ачыклаган. Баштарак Татарстанның төп символы итеп Казан губернасы гербындагы Зилант еланын кире кайтаруны тәкъдим итүчеләр дә була. Әмма бу фикер белән күпләр ризалашмый. 1991 ел ахырында Назыйм Ханзафаровка гербның үз вариантын тәкъдим иткән Татарстанның танылган рәссамы Риф Фәхретдинов мөрәҗәгать итә. Татарстан Республикасының Югары Советы 1992 елның февралендә канатлы барс төшерелгән Татарстан гербын раслый.
Назыйм Габдрахмановичның тормыш иптәше Гүзәлия ханым да намуслы хезмәт юлы үткән — 45 ел гомерен медицинага багышлаган хезмәт ветераны. Яшел Үзән шәһәренең йогышлы авырулар сырхауханәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ханзафаровларның, гаилә учагын тергезеп, бергә гомер итә башлауларына тиздән 62 ел була. Улларына да төпле тәрбия һәм белем биргәннәр. Линарлары әнисе һөнәрен сайлаган, Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре. Илшатлары — архитектор.
Мәдәният өлкәсеннән китсә, дә, Назыйм сәнгать җанлы булып калды. Яшел Үзәндә яшәгәндә дә, Казанга күченгәч тә, концерт һәм спектакльләргә күп йөрдек без. Җәмәгать эшләрендә дә актив булдык. Тулы канлы тормыш белән яшәдек, — диде Гүзәлия апа, үткәннәрне искә төшереп.
Өлкән яшькә җитеп, сәламәтлекләре какшаса да, бер-берсенә терәк булып, гомернең заяга узмавына сөенеп, бүгенге көннәренә шөкер итеп яши Ханзафаровлар. Кайбычны онытмыйлар, яшьлекләренең анда үткән иң матур елларын сагынып искә алалар, якташларыннан алып килгән сәламнәргә шат булып, рәхмәт укып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев