Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Әниемнең толымы озын иде...»

"Кояш күптән җиргә кызганмый нурларын сибә,тор инде, кызым!" - диюгә, уянып, күзләремне ачам. Һәр иртә, озын чәчләрен таратып, кызыл тасма белән әнием чәчләрен үрә иде...

...Яратмыйм мин җәйләрне...Кыш, ак сакалын сөйрәп, җил-бураннарына уралып, артына борылып карый-карый китә башлау­га ук, күңелемне моңсу хисләр биләп ала, әйтерсең лә иң кадерле әйберемне, йолкып, миннән алып китәләр!... Сәер дә шул...
...Җиһанга яз аяк басуга,бөтен җир гүзәлләнә. Ә мин яратмыйм...Рәхмәтлемен язларга...бар дөньяны яшеллеккә күмгәнгә, моң таратып,күңелләрне җилкендергәнгә. Рәхмәтлемен язларга....җәйләргә....хезмәтне хөрмәткә төреп, көзен мул уңыш белән сөендергәнгә...
Язгы кояш,нурларын чәчеп, җирне җылыта. Табигать яшәрә, ямьләнә.Мәшәкатенә чумган кеше бу гүзәллекне күрми яши бирә... Күрәм лә мин аны... Тик китәчәген, югалачагын алдан ук белә торып...яратырга куркам...мин җәйләрне. Изрәп киткәндә генә ... көзнең салкын кочагына ташлый ул.
Ашыга-ашыга гомер йомгагын сүтәбез. Җәйләрнең назлы җилләренә, әкият­тәгедәй алланып аткан таңнарына ияләшеп беткәндә генә тәрәзәгә вак-вак тамчылары белән көз кага! Ә барыбер....Сок­ланам мин көз - сылуга! Ул мине үзгә бер затлылыгы белән җәлеп итә! Көзнең суык җилләре якын миңа! Иртән торып тышка чыгуга...чәчләремә, битләремә кагыла алар. Ә көзләрдә җылыныр назым бар минем...сулышым кайнар.
Көзнең караңгылыгын тиздән кыш ак юрган белән каплый. Урам буйлап атлыйм. Аяк астында кар шыгыр-шыгыр килә. Шундый инде мин. Көзнең суык җилләрен, күзгә берни күренмәслек караңгы кичләрен, кышның үзәк өзгеч суык­ларын,кар-бураннарын яратам.
Ә шулай да... Язның ургып аккан ташуына мөкиббән мин. Җәен салкынчарак, яңгырлы көнне тәрәзәдән урам буйлап шаулап аккан гөрләвекләрне күзәтергә яратам...
...Вакыт җитми безгә.Хәзер җитәр иде. Әнием оекбашларын бәйләгәндә акрын гына көйләгән моңсу җырларын тыңлыйсым килә... Аның чәчләре озын иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Әниемнең толымы озын иде...»