Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Николай Козинның исеме мәңгеләштерелде

Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Николай Козин хөрмәтенә ул укыган Кече Мәме мәктәбендә мемориаль такта ачылды.

Тантанага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Артем Абрамов килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, геройның әти-әнисе Иван Николаевич, Людмила Владимировна, туганнары, авыл халкы, мәктәп коллективы катнашында узды ул.

– Бөек Җиңү көнендә без Кече Мәме авылының батыр улы Николай Козинны хөрмәтләп искә алабыз. Украинада барган махсус хәрби операция башлангач, ул да юлга кузгалды, – диде район башлыгы. – Патриот якташыбыз халкыбыз азатлыгы өчен гомерен бирде. Шундый батыр ул үстергәннәре өчен ата-анасына рәхмәтлебез. 

Мәктәп укучылары батыр авылдашларының тормыш юлы белән таныштырды.Тантанада катнашучылар Николай Козинны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориаль такта янына чәчәкләр салдылар.

Бар теләкләре: бүтән мондый корбаннар булмасын, җир йөзендә тынычлык урнашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев