Николай ЕРМОЛАЕВ, Кайбыч районы благочинные, протоиерей, Надежда ЕРМОЛАЕВА, православ яшьләр белән эшләү буенча җаваплы, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе: “Мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлыйбыз!”
«Сезне чын күңелебездән Корбан гаете белән тәбрик итәбез!
Мөселман дөньясының иң олы һәм изге бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәме үзендә исламның югары әхлакый нигезләрен — шәфкатьлелек, игелек һәм кешеләргә мәхәббәтне гәүдәләндерә. Төрле милләт вәкилләре ислам, право-славие диннәренең уртак кыйммәтләренә нигезләнеп, районыбыз үсешенә үзләреннән кабатланмас өлеш кертә. Без, йөрәкләрдә бер-беребезгә карата дуслык һәм үзара хөрмәт хисләре саклыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телибез!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев