Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ноябрьнең өченче якшәмбесе - юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне

2005 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтендөнья күләмендә юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында дөньяда ел саен 1 миллион 300 меңләп кешенең гомере фаҗигале төстә өзелә, 50 миллионга якыны төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, гомерлеккә инвалид булып кала. Юллардагы фаҗигалар 15-25 яшьтәге яшь кешеләрнең үлеменә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу саннар чыннан да уйга калдырырлык. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, 2020 елга юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә алынган җәрәхәтләр үлемгә иң еш китерә торган өченче сәбәп булырга мөмкин. Беренче һәм икенче урыннарда - йөрәк-кан һәм онкология авырулары.
Күпьеллык хезмәт тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: юл һәлакәтләренең төп сәбәбе - транспорт белән идарә итү тизлеген арттыру, руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утыру, каршы юнәлештәге полосага чыгу, юлда йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү, - диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин. - Безнең төп максатыбыз - юл-транспорт һәлакәте корбаннары санын киметү. Бу көн киң җәмәгатчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, аварияләрдә корбаннар санын киметү, юл кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ноябрьнең өченче якшәмбесе юлтранспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне