Кайбычлылар Урмай Сабантуен гөрләтеп кайтты
Сабантуйга быел да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, фолькор коллективлар, спорт яратучылар барды.
Күрше Чувашия Республикасында узучы милли бәйрәмдә безнең район Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән өченче елын катнаша. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин анда яшәүче милләттәшләргә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын ирештерде.
Альберт Рәхмәтуллин үзенең сәламләү чыгышында ике республика вәкилләренең гомер-гомергә дус-тату яшәвенә, бу дуслыкның алга таба да дәвамлы булачагына ышанычын белдерде. Бәйрәмдә Чувашия Республикасының рәсми затлары катнашты. Алар Кайбыч районыныда яшәүче төрле милләт вәкилләренең кунакчыл йортлары белән танышты. Һәр йортта җыр-биюләр, тәмле ризыклар белән каршыладылар аларны.
Безнең районның мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдән төшмәде дә диярлек. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә алар бай программа әзерләп килгән. Җырладылар, биеделәр, халык уеннары оештырдылар, иң өлкән әбигә – ак шәл, иң өлкән бабайга – түбәтәй бүләк иттеләр.
“Икенче елга да безгә килегез. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга чын бәйрәм ясап китәсез”, дип озатып калды безне милләттәшләребез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев