Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Өй эчендәге энергияне ничек яхшыртырга?

Өегезгә керәсе килеп торсын!

Тишек, ертык, ямалып беткән тапочкалардан котылыгыз. Аларны яңартып торырга кирәк.

Киелмәгән иске киемнәрне өйдә тотмагыз. Начар энергетика җыеп ятмасын өчен аларны кызганмый чыгарып ташлагыз йә мохтаҗларга бирсәгез яхшы.

Кителгән, чатнаган, ярык савыт-саба булган йортта татулык булмый, диләр.

Кипкән камыш йә кылган авыру, бәхетсезлек, ялгызлык китерә йортка дигән ырым борынгыдан яшәп килә. Кипкән үлән урынына матур-матур гөлләр үстерегез.
Ылыслы агач йә аның ботаклары өй эченә елына бер тапкыр гына кертелә. Яңа ел бәйрәмнәре үтү белән аларны чыгарырга кирәк.

Бозык техника: эшләмәгән телевизор, тузан суыргыч, компьютер, телефон күпләрнең йортында бардыр. Ремонтларлык дәрәҗәдә булмасалар, алардан тиз арада котылу юлын эзләргә кирәк.

Уңай энергетиканы хәтта бүлмә гөлләре дә сизә, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев