Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Өлешчә мобилизация буенча Кайбычтан чираттагы төркем китте

Бүген Олы Кайбычтагы мәдәният йорты янында өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә китүчеләрне озатырга туганнары, якыннары җыелган иде.

Егетләрне озатырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, имам- мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары урынбасары Илсур Гатиятуллин һәм башкалар килгән иде.
Альберт Илгизәрович, Дамир хәзрәт егетләргә хәерле юл теләп, исән- сау туган якларга кайтуларын теләде. Рәмис Хәялиев мобилизацияләнүчеләргә тиешле социаль ярдәм чаралары турында сөйләде. Илсур Гатиятуллин егетләрнең сорауларына җавап бирде. Бүген районнан 13 егет китте. Бу хакта түлырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

10

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев