Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе: «Сугыш ачысы күңеленнән китми»
Әлеге язмам тормышның ачысын җитәрлек татыган авылдашым, сугыш чоры баласы Фаина Ипатьева турында.
Фаина апага 85 яшь. Ул матур, тугыз балалы тулы гаиләдә сигезенче сабый булып дөньяга аваз сала. Иң кече бертуганы, энесе Василий, Бөек Ватан сугышы башланган көнне — 1941 елның 22 июнендә туа. Бер атнадан әтиләре Лука Николаевичны яу кырына озаталар. Ул вакытта Фаина апага ике яшь була. Кечкенә нарасыен күтәреп, тагын сигез баласын артыннан ияртеп, әниләре Татьяна Ивановна ирен авыл капкасына җиткәнче озата бара.
Татьяна — күрше Чувашия Республикасының Тюмерево авылы кызы. 1920 елда Хуҗа Хәсәнгә килен булып төшә. «Өч улымны очар кош итеп, мин очырдым иркен далага...»
Фронтовик шагыйрь Муса Җәлилнең бу шигырь юллары әлеге гаиләгә бик тә туры килә. Ирен озаткач, Татьяна Ивановнаның өч улы, ягъни Фаина апаның абыйлары — 1921 елда туган Антон, 1923 елгы Павел һәм 1925 елда дөньяга аваз салган Иван сугышка мобилизацияләнә.
Бер бер артлы килгән «кара кәгазь» кисәкләрен күкрәгенә кысып, Фаина апаның әнисе бик күп күз яшьләре түгә — балаларының әтисе дә, өч улы да яу кырыннан әйләнеп кайтмый.
Ләкин берсеннән-берсе кечкенә нарасыйлары аңа яшәргә көч бирә. Татьяна Ивановна 1976 елда 79 яшендә вафат була.
Стенада Фаина Ипатьеваның әтисенең фотосурәте, янында кул белән чигелгән төрле портретлар.
— Яшь вакытта чиккән эшләрем, — диде ул, минем шуларга карап торганымны күреп. — Истәлек итеп саклыйм, вакытында бер кисәк бәз материалын алуы да кыен иде.
Сугыштан соңгы елар да җиңел булмый. Җиденче классны тәмамлагач, Фаина апа колхозда эшли, тормышка чыга. Ире Владимир да авырып, бу дөньядан вакытсыз китеп бара. «Сугыш ачысы күңелләрдән китмәс инде ул», — диде, яшьле күзләрен сөртеп.Бүген ул ялгыз яши. «Ләкин мин аны сизмим, укучылар килеп, карны көрәп торалар, рәхмәт мәктәп коллективына», — ди ул. Бертуганнарыннан 93 яшьлек апасы гына исән, ул Казанда яши. Аның балалары Ирек белән Наилә еш кайтып, булышып китәләр. «Ходай үземә бала бирмәсә дә, мин аларның җылысын һәрвакыт тоеп торам. Рәхмәт, берегез дә онытмыйсыз,» — ди Фаина Ипатьева. Ул ветераннар советы оештырган эшләргә үз өлешен кертүче ак әбиебез. Исәнлек-саулык теләп, безнең чараларга күп еллар килеп йөрергә насыйп булсын, дип саубуллаштык.
Ольга Боярина,
Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев