Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Өлкәннәр – дөнья тоткасы

Хөрмәтле ветераннар, кадерле өлкәннәребез!

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле ветераннар, кадерле өлкәннәребез! Сезне игелеклелек һәм тирән ихтирам-хөрмәт чагылышы булган Өлкәннәр көне белән ихлас котлыйм һәм иң изге теләкләребезне җиткерәм. Без йөрәгегезнең мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһим мирасыгыз — зирәклелегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә акыллы киңәшләрегез, яклавыгыз бик кирәк. Ә өлкәннәр турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяжга әверелсен иде.

Безнең бурыч — өлкән буынга лаеклы яшәү шартлары, киләчәккә, иртәгәге көнгә ышаныч тудыру, җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтү, агымдагы проблемалар-ны хәл итәргә булышу. Бу истәлекле көндә өлкәннәргә чын күңелдән әйтелгән «Кадерлеләребез, без сезне яратабыз!» — дигән ихлас сүзләрне дә ирештерик.
Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, озын гомер телим! Тормышта рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев