Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Әхмәтов: ”Кар көртләренә каршы көрәштә үземә дә техникага утырырга туры килә”

Соңгы берничә көндәге бураннар юлчыларга, торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәтчәннәренә өстәмә мәшәкатьләр тудырды.

Авылларда юлларны кардан чистарту буенча эш ничегрәк тора? Олы Кайбыч авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Әхмәтовка шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Өч тәүлек дәвамында Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән берлектә кызу эш бара. Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка авылларын кардан чистарту даими дәвам итә. Хәзерге вакытта Олы Кайбычта торак-коммуналь хуҗалыгының ике «МТЗ-1221», «Амкадор» тракторлары, «КамАЗ» машинасы, мини-погрузчик эшли. Торак-коммуналь хуҗалыгының -сигез, авыл җирлегенең өч эшчесе авылдагы тротуарлардагы карны көри, — диде Илнур Әхмәтов.
Техника сменалап эшли. Илнур Әхмәтовны да еш кына кар чистартучы «КамАЗ» машинасы руле артында күрертә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев