Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылында яшәүче Илназ Гарәфетдиновка ярдәм кирәк

Кабат яңа көн туды. Йокыдан уянып, күзләрен ачуга, Алия йөрәк пәрасе янына ашыкты. “Улым, тәмле төшләр күрдеңме, күз нурым?”, – дип, назлап-үбеп сабыен уятты. Әнисенең кул җылысыннан гына түгел, күңел җылысын да эреп, Илназ аңа җавап итеп ихлас елмайды. “Эх, кысып кочаклый да, сөйләшә дә алмыйсың шул, балам”, – дип көрсенеп, Алия улын юындырды, бармагына ураган марляны чылатып, тешләрен чистартты. Аннары бергәләп чәй эчтеләр. Аларның һәр иртәсе әнә шулай башлана. Ләкин көннәрдән бер көнне Илназ күзләрен ачарга теләми. Көн дә көтеп алынган елмаю да булмый, йоклый да йоклый ул. Җанны өркетеп торган шул көн килеп тә җиттеме икән ни, дигән шомлы уйлар белән, билгесезлектән нишләргә белмәгән ана телефоннан ашыгыч ярдәм номерын җыйды...

Тумыштан физик мөмкинлеге чикле булган 16 яшьлек Илназ Гарәфетдиновның 2020 елның көзендә хәле авырлашуын, аның комага китүен, быелның апрелендә табиблар баланы гадәти тукланудан аксымлы махсус ризыкка күчерүен, Олы Кайбычта яшәүче гаиләгә әлеге катнашманы сатып алуда ярдәм кирәклеге турында язган идек инде.
 Без бу темага кабат әйләнеп кайтырга булдык. Чөнки Илназга ярдәм һәрвакыт кирәк һәм ул күпме булса да артык түгел. Аксымлы махсус ризыкны гаилә интернет аша заказ биреп кайтарта. Аның бер банкасы 1300 сум тора. Аена шундый 30 банка, димәк, 39 мең сум (!) акча кирәк. Гарәфетдиновлар өчен бу зур сумма. Чөнки ике бала үстерүче гаиләдә әтиләре Ильяс кына эшли, ул – Колаңгы станциясендәге оешмаларның берсендә машина йөртүче. Әниләре Алия авыру Илназны карый.
Комадан чыккач балага гастростома (ашказанына трубка) һәм трахеостома (бугазына трубка) куялар. Ул шулар белән яши башлый. Илназ кашыктан ашамый, еламый, моңарчы белгән иң якын кешеләрен дә танымый башлый. Трахеостома ярдәмендә сулый, Алия аны гастростома аша өч сәгать саен ашатып тора. Аңа бердәнбер азык – аксымнан торган махсус ризык кына ярый. Ләкин ул кыйммәт. Әле бит даими алыштырып торырга тиешле трубкаларын да, башка гигиена кирәк-яракларын да сатып алырга кирәк.
–“Кайбыч таңнары”нда Илназ турында мәкалә чыкканнан соң, хәлегезнең шундый җитди икәнен моңарчы белмәдек, дип, булышучылар күп булды, –диде Алия Гарәфетдинова. – Авыр вакытыбызда ярдәм кулы сузучыларның барысына да рәхмәтлебез. Кылган игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Без әлеге проблеманы киң күңелле райондашларыбыз ярдәмнән башка җиңә алмаячакбыз.
Алия Гарәфетдинова әйтүенчә, 2023 ел башыннан махсус ризыкны бушлай бирергә вәгъдә итәләр. Ләкин ул Илназ хәзер кабул итә торган катнашмага тиңдәш бүтән төрле ризык булачак. Баланың организмы аны кабул итәрме, юкмы, анысын ашатып карамыйча белеп булмый. Кабул иткән очракта да ул җитәрлек күләмдә бирелмәячәк.
– Илназ тугач, гарип баланың  гаиләгә авыр йөк булачагын әйтеп, аннан баш тартырга тәкъдим итүчеләр дә булды. Моны бик авыр кабул иттек. Ничек инде, ул бит безнең көтеп алынган беренче балабыз. Авыру булса да, ул бит безнеке! Бөтен назыбызны биреп, кадерләп үстерәбез үзен, – дип дәвам итте Алия ханым.
Илназ әле бик кечкенә чагында Ильяс белән Алия аның башка балалар кебек булачагына ышаныч белән яши. Табиб куйган диагноз белән киле­шәселәре килми, дөрес түгелдер дип уйлыйлар. Илназ утыра башлар, әттә, әннә, мәммә сүзләре белән сөендерер дип көтәләр. Тәпи китмәсме дип, әллә ничә тапкыр ходункига да бастырып карыйлар. Юк шул, могҗиза булмый, көтелгән өметләр акланмый.
“Авыру бала белән хатынын язмыш кочагына ташлап киткән ирләр аз мени?! Илназның башка балалар кебек булмаячагын белгәч, Ильяс абыйның сезгә карата мөнәсәбәте үзгәрмәдеме?” – дип сорыйм олы йөрәкле анадан.
– Юк, андый әйбер булмады. Холыкларыбыз охшаш безнең – Ильяс үзем кебек сабыр һәм тыныч. Берәр кая барасы булса да, улымны әтисе белән калдырам, бер дә авырсынмыйча аны алып кала. Шушы нарасыебызның саулыгын кайгыртып, больница юлларын күпме таптадык икән без?! Анысына да ирем һәрчак вакытын һәм җаен таба. Казанда без бары бер генә юл – Республика балалар клиник сырхауханәсенә илтүче юлны гына беләбез.
Гарәфетдиновлар өч ел элек яңа йортка күченә. Үз көчләре белән, алты ел буена төзиләр аны. Монысы да беренче чиратта авыру баланың мәнфәгатьләрен кайгыртып, аңа уңайлы һәм җылы булсын өчен эшләнә. Илназның да үз бүлмәсе бар. Анда, җиһазлар, уенчыклар белән беррәттән, авыру баланы тәрбияләү өчен кирәк-яраклар да урын алган. Мәсәлән, өстәлдә аспиратор – какырыкны суырту аппараты тора. Әгәр дә моны даими рәвештә эшләп тормасаң, бала тончыгырга мөмкин. Алия улын нәрсә борчыганын, аңа ни кирәген сулышыннан ук аңлый. Илназ музыканы сизә, тоя, җыр тыңлап тынычлана. Шуңа да бу йортта һәрвакыт телевизор һәм радио эшләп тора.
– Ятып кына торса да, өйдә генә бикләнеп ятмыйбыз. Кирәк-яракларны, сулыш трубкасын чистарта торган аппаратны машинага салабыз да, барасы җиребезгә улыбызны да үзебез белән алабыз, – ди авыру бала тәрбияләүче әни. – Һәрвакыт шат булып күренсәм дә, минем дә күңел төшенкелегенә бирелгән чакларым була. Ләкин гаиләм, балаларым бар бит, алар хакына нык булырга, бирешмәскә тиешмен. Дөньяда бер бала да авырмасын иде. Бу – минем иң зур теләгем.
Алия Гарәфетдинованың Вконтакте битендәге статусында да әнә шул җөмлә язылган. Авыру бала тәрбияләүнең бөтен авырлыгын үз йөрәге аша кичергән, сабыеның интегүләрен күреп үзәге өзелгән ана шундый изге теләктә. Эх, кабул булсын иде дә бит... Кызганыч, арабызда физик мөмкинлекләре чикле нарасыйлар күп шул. Аларны Алия һәм Ильяс кебек сөеп тәрбияләүче әти-әниләргә һәйкәл куярлык. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, көч-куәт телик үзләренә.
Киң күңелле райондашларыбыз бу юлы да битараф булмас дип өметләнәбез.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Алия Гарәфетдинованың телефон номеры: 89274208346 (картага бәйләнгән). Карта номеры: 2200530141640821 (Алия Рузалитовна Г.).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев