Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылында яшәүче сугыш чоры баласы котлаулар кабул итте

Моннан туксан ел элек ямьле җәй көнендә Апас районының Олы Бакырчы авылында Равия исемле матур кыз дөньяга килә.

Исеме җисеменә туры килми дип уйладылар микән, тора бара аңа Әлфинур дип дәшә башлыйлар.

Шулай итеп, Равия исеме документларда гына кала, бездә дә аны Әлфинур дип беләләр. Гүзәл кызны Кече Кайбыч егете Карибулла яр итә, 1962 елда гаилә коралар. Биш ел үткәч, Олы Кайбычта йорт салып, башка чыгалар. Дүрт балалары – Гөлинә, Рамил, Рәмис һәм Фәнис дөньяга килә. Рәмисләре кыска гомерле булып чыга, аны югалту ачысын татырга туры килә.

Сынауларны сынмыйча, сыгылмыйча үтә Әлфинур апа. Кече улы Фәнис, килене Эльвира тәрбиясендә бәхетле картлыгын кичерә ул. Яшел Үзәндә яшәүче кызы Гөлинә гаиләсендә дә, Иске Чәчкаб авылында гомер кичерүче улы Рамил белән кызы Рушания йортында да көтеп алынган кунак ул. Җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгын яратып туя алмый.

Гомер буе хәрәкәттә, хезмәттә булган Әлфинур апа бүген дә тик торуны белми – бакчага чыгып чүп тә утый, ашарга да пешерә, башка бик күп эшләргә дә өлгерә.

Торган җирен туган җире итеп яшәүче, олы ихтирамга лаек әни, дәү әни булган Әлфинур Камалиеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов та килде. Ак күңеле кебек ак яулыклы әбекәйгә ныклы сәламәтлек, балалары, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә, аларның уңышларына сөенеп яшәвен теләделәр. 

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев