Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбендә яшь белгечләр өчен семинар узды

Ышаныч белән алга! Олы Кайбыч мәктәбендә шундый девиз астында яшь белгечләр өчен семинар узды. Анда районның 16 мәктәбеннән укытучылар катнашты.

Яшьлек — барысына да ирешү мөмкин булган вакыт. Моның өчен теләк һәм тырышлык кына кирәк. Яшь педагогларны сәламләп, мәктәп директоры Исламия Мусина аларга сайлаган һөнәрләрендә үз юлларын табарга һәм педагогик осталык нигезләрен аңлап, ышаныч белән алга баруларын теләде. Мәктәптә белем алучылар да аларга карата җылы сүзләр әйтте.
Семинар методик яктан югары дәрәҗәдә үтте. Укытучылар Айзилә Хәйруллина (рәсемдә), Альбина Хәйруллина, Лилия Булатова әйләнә-тирә дөнья, тарих һәм шәхси проект буенча ачык дәрес күрсәтте. Лилия Илдаровна шулай ук яшь укытучылар арасында «Шәхси нәтиҗәлелек» тренингы үткәрде.
Яшь белгечләр алдында бүген барлык юллар да ачык. Аларга остазлары ныклы адымнар ясарга ярдәм итәчәк. Хезмәт юлын әле яңа гына башлаган укытучылар мәктәпкә яңа сулыш, яңа идея һәм омтылышлар алып килә. Аларга төпле фикергә ия, максатчан булуларын, иң кыю планнарны да тормышка ашыруларын телибез.


Рәзинә Хәйретдинова, 
Олы Кайбыч мәктәбе педагог-оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев