Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбендә парламент дәресе узды

5-17 февральдә республика, шул исәптән Кайбыч районы мәктәпләрендә, «Киләчәкне сайлыйбыз!» дип исемләнгән парламент дәресләре уза.

Алар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышлана.

Парламент дәресләренең темасы очраклы гына сайланмаган, чөнки бу елның 15-17 мартында — Россия Федерациясе Президентын, сентябрьдә — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын, 2025 елда — ТР Рәисен сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар, 2026 елда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак.

Олы Кайбыч мәктәбендә дә бүген парламент дәресе узды. Җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Гыйбадуллина 10-11 сыйныф укучылары белән үткәргән дәрестә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм мәктәп директоры Исламия Мусина да катнашты.

— Ватаныбыз — бөек Россиянең хәзергесе һәм киләчәге безнең актив гражданлык позициясенә, туган илебезгә мөнәсәбәтебезгә бәйле, — диде Гөлчәчәк Гыйбадуллина. — Без демократик дәүләттә яшибез һәм барлык хокукларыбызны, бурычларыбызны белергә тиешбез. Сайлаулар — һәркемнең гражданлык бурычы! Үз-үзен һәм илен хөрмәт иткән һәр гражданин аларда катнашырга тиеш. Өч көн — 15-17 мартта илебез Президентын сайлаулар уза, 86 мең егет һәм кыз беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Алар арасында безнең мәктәп укучылары Айгөл Баһавиева һәм Фәнил Җәләлиев та бар.

Гөлчәчәк Хәйдәровна сайлауларның тарихына тукталды, кемнәрнең аларда катнашырга хокукы булмавы турында да сөйләп үтте.

Алга таба дәресне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев дәвам итте. Ул сайлау системасы нигезләре буенча төгәлрәк аңлатма бирде. Россия

Федерациясе Президенты сайлауларында дүрт кандидат катнашуы турында хәбәр итте.

— Кайбыч районында 31 сайлау участогы бар, аларда комиссияләр булдырыла, — диде Рәмис Рафисович. — Олы Кайбычта сайлаулар сез белем алучы шушы мәктәп бинасында уза. Биредә видеокүзәтү җайланмасы да урнаштырылачак. Бу сайлауларны ачык һәм гадел үткәрү өчен кирәк. Бу безнең районда бердәнбер шундый сайлау участогы булачак. Олы Кайбыч — республикадагы иң кечкенә район үзәге, шуңа күрә, башкалардан аермалы буларак, монда сайлау участогы да берәү генә.

Укучыларга бирем — агитация плакатлары ясап килергә кушылган булган. Дәрестә шул плакатларны тәкъдим иттеләр, алар буенча аңлатма бирделәр.

Россия Федерациясе гражданинының тагын бер бурычы — Ватанны саклау. Илебезне саклап, махсус операциядә һәлак булган Олы Кайбыч егете Руслан Биканачевны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Парламент дәресе унынчы сыйныф укучылары Ралинә Ибраһимова, Гөлназ Гайнуллина һәм Ландыш Әүхәтшинга башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Унберенче сыйныф укучысы Алинә Гайнетдинова шигырь сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев