Олы Кайбыч мәктәбенең 9 сыйныф укучысы: «Сугыш... Нинди куркыныч сүз бу!»
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы – ил тормышында, ил тарихында тагын бер сынау, гаять зур фаҗига. Ул дәһшәт һәр совет йортының ишеген шакый һәм күп гаиләләрне мәңгелелек кайгы-хәсрәткә сала.
1941 елда, сугыш башланганда, аңа нибары 17 генә яшь була. Авылда ир кеше калмаган, фронтка киткәннәр. Алар белән беррәттән, карт бабамны да сугышка алганнар. Авылда хатын-кызлар, бала-чагалар гына калган. Алар колхозда эшләгән. Сыер, үгез җигеп, ерак җирләргә икмәк илткәннәр. Хәзер трактор эшләгән җирләрне кул көче белән эшкәрткәннәр.
Халык җәен кырда, кышын урманда булган.
Бабам башта Украинага эләгә, соңрак Курск дугасында (Мәскәүдән 150-200 чакрым ераклыкта) сугыша. Анда яраланып, госпитальдә дәвалана. Шуннан соң аны штабка алалар, «секретный» пакет ташу вазыйфасын йөклиләр. Командирлардан алгы планда була, тик ни кызганыч, яңадан яралана. 1944 елда туган ягына кайтарыла. 1945-1985 елларда, лаеклы ялга киткәнче, «Куйбышев» колхозында ферма мөдире булып эшли. 1949 елда гаилә кора, җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
Сугышта күргән авырлыклар, михнәтләр, яраларның нәтиҗәсе, кызганычка каршы, эзсез калмый. Гомере иртәрәк өзелә, 79 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Ил азатлыгы өчен үзенең яшьлеген, сәламәтлеген, хәтта гомерләрен дә кызганмаган кешеләргә, ветераннарыбызга мәңгелек дан!
Без, бүгенге көн балалары, матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак — бәхетле балачак. Шушы бәхетебезнең кадерен белсәк иде.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилэ
#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
Илһам Баһавиев,
Олы Кайбыч мәктәбенең 9 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев