Олы Кайбыч урта мәктәбенең 29 укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Чыгарылыш класс укучыларын бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина килгән иде
Алар укучыларга имтиханнарны уңышлы тәмамлап, үзләре сайлаган һөнәр буенча уку йортларына кереп, ныклы белем алып, туган якларына яшь белгечләр булып кайтуларын теләделәр.
Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әблязова, “Авыл Денс” халык бию ансамблендә биюче чыгарылышларны бүләкләде. Спорт мәктәбе директоры Фәнил Миңнуллин чыгарылыш классындагы спортчыларга ГТО күкрәк билгеләре, бүләкләр тапшырды. Чыгарылышларны ата-аналар исеменнән Чулпан Камалиева котлады. Ул аларга хәерле юл, уңышлар теләде, укучыларга белем бирүдәге зур хезмәтләре өчен укытучыларга рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев