Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Илинә Гайнетдинова, җиңү яулап, гран-при иясе булды

Алабуга шәһәрендәге «Энҗекәй» балалар бакчасында «Сөмбелә чибәре — 2025» төбәкара бәйгесе узды.

 Анда Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Илинә Гайнетдинова, җиңү яулап, гран-при иясе булды. Быел «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесенең район турында җиңү яулаган алты яшьлек кыз Афанасьевка авылында яши. Киләсе елга Олы Кайбыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга барачак. 

«Сөмбелә чибәре» төбәкара бәйгесе «Татарстанның дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында, традицияләрне саклаучы гаиләләрне ачыклау һәм үсеп килүче буынның талантын үстерү максатыннан үткәрелә. Анда 5—7 яшьлек балалар катнаша. 

— Бәйге ике этапта үткәрелде. Беренче сайлап алу турында катнашу өчен, «Таныш булыйк — мин Сөмбелә чибәре» дигән видеоролик төшереп җибәрдек. Оештыручылар Татарстанның район һәм шәһәрләреннән генә түгел, Ульяновск һәм Свердловск өлкәләреннән дә барлыгы 42 видеоролик кабул иткән. Финалга аларның унысын гына сайлап алганнар. Арада безнең Илинәбез дә бар иде. Анда катнашу өчен Алабуга шәһәренә бардык, —диде Илинәнең тәрбиячесе Айгөл Миңнуллина. — Финалда кызлар үзләре белән таныштырырга, милли бизәкле көз костюмнары күрсәтергә, җыр яки бию белән чыгыш ясарга тиеш иде. «Көз бүләге» дип исемләнгән чәчәк бәйләме ясау өйгә эш итеп бирелде. Жюри Илинәбезнең туган телебездә сәнгатьле итеп сөйләвен, башкару осталыгын, сәхнәдә үзен иркен тотуын югары бәяләде һәм иң яхшысы дип тапты. Аны бәйгегә әзерләүдә балалалар бакчасы мөдире Язгөл Фатыйхованың, хезмәттәшләремнең ярдәме зур булды.

Илинә Гайнетдинова кебек ана телебездә сөйләшеп, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп үскән кечкенә сылуларыбыз — өметле киләчәгебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев