Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында бөек шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеена багышланган чара узды
Муса Җәлил — шагыйрьнең псевдонимы.
Аның чын исеме- Җәлилов Муса Мостафа улы.
Әлеге чараның максаты-балаларны шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, шагыйрьнең Моабит төрмәсендә иҗат юлын һәм батырлыгын күрсәтү, шагыйрьнең биографиясен өйрәнү, фикерләү, күзаллау.
Әлеге чара балаларга бик ошады: балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация карадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар үз геройларын — үз тормышларын геройларча бирүчеләрне, батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев