Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яңа парк булачак

Олы Кайбыч авылының элеккеге универмагы, хәзер зур кибет урнашкан янындагы чокырда төзелеш эшләре баруына күпләр игътибар иткәндер.

Төзекләндерү эшләре “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” төбәк проекты кысаларында үткәрелә. Булачак паркның проектын Казандагы траст кампаниясе эшләгән, төзелеш эшләрен республикадагы фирма алып бара.

Шушы көннәрдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, аның төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Булат Сәлахов, проектлаучылар, төзүчеләр белән төзелеш барган урында очрашып, киңәшмә үткәрделәр.

Әңгәмә вакытында Альберт Илгизәрович проектка кайбер үзгәрешләр кертү кирәклеген әйтте. “Иң мөһиме – булачак парк халык өчен уңайлы, озак еллар хезмәт итәрлек булсын”, – диде ул.

Әлеге паркта Үзәк урамнан Шәүкәт Галиев урамына кадәр җәяүлеләр өчен тимердән эшләнгән кичү, утырып ял итү, табигать белән хозурлану өчен шул кичүдә берничә эскәмия, яктырткычлар булачак. Чокыр кырыйларына матурлап тигезләнеп газон үләне чәчелә, агачлар утыртыла. Тирә-юне бизәкле коймалар белән тотып алыначак. Төзелеш эшләре федераль бюджеттан финанслана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев