Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче Гарәфетдиновлар гаиләсе - «Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрәләр фестиваленең зона туры җиңүчесе

Бүген Чүпрәледә «Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы узды.

 Анда Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарыннан җиде гаилә катнашты. Безнең район данын муниципаль этапта җиңү яулаган Гарәфетдиновлар гаиләсе яклады.
Зона туры ике биремне үз эченә алды. Фестивальдә катнашучылар фойеда гаилә традицияләрен чагылдырган күргәзмә әзерләде. Сәхнәдә, шәҗәрәләре белән таныштырып, театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Гарәфетдиновлар гаиләсе беренче урынны яулады. Алар фестивальнең 15 майда Казанда узачак республика этабында катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев