Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче Гарәфетдиновлар гаиләсе «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестиваленең финалында катнашты

Бүген Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында, «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестиваленең финалы узды.

 Республика этабы җиңүчеләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.
Фестиваль программасы гаилә ризыклары күргәзмәсен һәм «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» гаилә командалары бәйгесен үз эченә алды. Анда гаиләләр үз шәҗәрәләрен тәкъдим иткән һәм милли костюмнар күрсәтте.
Безнең районнан финалда фестивальнең муниципаль, зона этапларында җиңү яулаган Гарәфетдиновлар гаиләсе катнашты. Әлеге чарага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, архив бүлеге начальнигы Резедә Гайнетдинова һәм Гарәфетдиновларның туганнары да барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев