Олы Кайбычта яшәүче Гөлсинә әбине 90 яше белән котладылар
Олы Кайбыч авылында яшәүче Гөлсинә Галиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гөлсинә Нәбиулла кызын олы юбилее белән котларга башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов килде. Алар Гөлсинә әбигә иң җылы, изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тәбрикләү сүзләре язылган открытка, бүләк тапшырдылар. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән Гөлсинә Галиуллинаның сәламәтлеге мактанырлык түгел, урын өстендә генә ята. Шуңа да аның тормыш юлы турында кызы Гөлисә сөйләде. Гөлсинә апа да, инде күптән вафат булган тормыш иптәше Рәфыйк ага да озак еллар «Правда» колхозында фермада эшләгән.
Гөлсинә әби кызы Гөлисә, кияве Рөстәм тәрбиясендә яши.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев