Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче сугыш чоры баласы котлаулар кабул итте

Моннан туксан ел элек ямьле җәй көнендә Апас районының Олы Бакырчы авылында Равия исемле матур кыз дөньяга килә.

Исеме җисеменә туры килми дип уйладылар микән, тора-бара аңа Әлфинур дип дәшә башлыйлар. Шулай итеп, Равия исеме документларда гына кала, Олы Кайбычта да аны Әлфинур дип беләләр. 

Торган җирен туган җире итеп яшәүче, олы ихтирамга лаек әни, дәү әни булган Әлфинур Камалиеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов та килде. Ак яулыгы кебек саф күңелле әбекәйгә ныклы сәламәтлек, балалары, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә, аларның уңышларына сөенеп яшәвен теләделәр.

— Әлфинур апа гел хәрәкәттә, я бакчада ул, я кош-корт тирәсендә. Мин аны 80 яшьләр тирәсендә дип кенә белә идем. Туган көнегез, юбилеегыз белән чын күңелдән котлап, ныклы сәламәтлек телибез. Шушы мул тормышыгызның рәхәтен күреп, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын. Күзләрегез күреп, аякларыгыз йөреп, сау-сәламәт булырга язсын, — диде Равия Камалиева һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасын, бүләген тапшырды. 

Олы кешегә күп кирәкми шул, Әлфинур апаның матур теләкләрдән күңеле тулды. «Мине шулай хөрмәтләп килүегезгә зур рәхмәт! Туксан яшькә җитәрмен дип уйламадым да. Кайбычка килүемә 65 ел. Бабаемның вафатына 25 ел вакыт узды», — диде ул. 

Гүзәл кызны Кече Кайбыч егете Карибулла яр итә. Ат җигеп, Әлфинурлар авылына килеп йөргән ул. Кич чыккач танышып, сөйләшеп китәләр. 1962 елда гаилә коралар. Биш ел үткәч, Олы Кайбычта йорт салып, башка чыгалар. Дүрт балалары — Гөлинә, Рамил, Рәмис һәм Фәнис дөньяга килә. Рәмисләре кыска гомерле булып чыга, аны югалту ачысын татырга туры килә. Сынауларны сынмыйча, сыгылмыйча үтә Әлфинур апа. Районыбызның танылган эшмәкәрләре — кече улы Фәнис, килене Эльвира тәрбиясендә, ике катлы, зәвык белән эшләнгән заманча матур йортта бәхетле картлыгын кичерә ул. Яшел Үзәндә яшәүче кызы Гөлинә һәм кияве Раил гаиләсендә дә, Иске Чәчкаб авылында гомер кичерүче улы Рамил белән кызы Рушания йортында да көтеп алынган кунак ул. Җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгын яратып туя алмый. Гомер буе хәрәкәттә, хезмәттә булган, оныкларын үстерешкән Әлфинур апа бүген дә тик торуны белми — бакчага чыгып чүп тә утый, ашарга да пешерә, башка бик күп эшләргә дә өлгерә.

— Сугыш башланганда алты яшемдә идем. Ул елларны хәтерләмим, кычыткан ашаганыбыз гына истә. Безнең әни ун бала тапкан. Бишебез кечкенә чакта берәм-берәм вафат булган, бишәү үстек. Олы Бакырчыдагы сеңлем белән икәү генә калдык. Алты класс укыдым да, дуңгызлар карадым. Кияүгә чыкканнан соң да фермага урнаштым, сыер саудым. Эшләмәгән эш калмады. Илле биш яшемдә пенсиягә чыгып, аннан соң тагын 65 яшемә кадәр эшләдем. Аллаһы Тәгалә саулыкны да биргән. Әйтәләр бит, эшләгән кеше үлми, дип. Дөрес ул, — диде Әлфинур апа. 

Юбилярны тәбрикләргә Иске Чәчкабтан улы Рамил һәм килене Рушания дә килгән иде. 

— Килен булып төшкәндә, мин 18 яшемдә генә, әни 52дә иде. Без аның белән бергә картайдык. Үзебез дә хәзер олы яшькә җиттек. Безгә шундый егет үстергән өчен әнигә рәхмәт әйтәбез. Шулай бер-беребезне аңлап, 38 ел гомер итәбез, — диде Рушания Камалиева. — Әниебез исән-сау булганга бик шатбыз. Безгә дә аның кебек озын гомерле, сау-сәламәт булырга язсын. Бергә шулай тату булып гомер кичерергә насыйп булсын. Әниле йорт — нурлы йорт, барыбызны да җыя ул.

Улы Рамилнең сүзләрендә дә әнисенә карата чиксез рәхмәт һәм ярату яңгырады:

— Әнигә барысы өчен дә рәхмәт әйтәбез. Ул — безнең өчен терәк, гаиләбезнең йөрәге. Аллаһ кушса, бөтен туганнар кабат җыелып, юбилеен зурлап үткәрербез. Бәхетле бул, әни!

Туксан еллык гомерендә Әлфинур Камалиева хезмәтнең тәмен дә, тормышның ачысын-төчесен дә татыган. Әмма нинди генә сынаулар килсә дә, ул күңел сафлыгын, кешеләргә карата җылылыгын саклап калган. Шуңа күрә дә бүген ул балалары, оныклары, оныкчыклары өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә ихтирамга лаек буын вәкиле, күркәм әни һәм кадерле дәү әни булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев