Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче сугыш чоры баласына ТР Рәисенең Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан котлау хаты тапшырылды

Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Асия Кәлимуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Дания Бәдертдинова юбиляр Асия Кашшаф кызына ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан котлау хатын, бүләген тапшырды. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган тәбрикләвен, бүләген дә яратып кабул итеп алды Асия апа. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, яшь армиячеләр дә аңа җылы теләкләрен җиткерде.

Асия апа Борындык авылында туып -үскән. Илгә Җиңү килгәч, Олы Кайбыч авылы егете, Бөек Ватан сугышыннан кайткан Зәбих Кәлимуллин белән гаилә кора. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.

Асия Кашшаф кызы озак еллар буена Олы Кайбычтагы участок больницасы ашханәсендә пешекче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хәзерге вакытта төпчек улы Азат, килене Роза тәрбиясендә төп нигездә яшиләр. Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев