Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче Зәкия Бәдретдиновага 100 яшь тулды

Туган көнен билгеләп үтүчеләргә, гадәттә, йөзгә кадәр яшәргә язсын, дип телиләр.

Зәкия Бәдретдиновага алдагы гомер бәйрәмнәрендә теләгән бу изге теләк Аллаһы Тәгаләнең «Амин!» дигән чагына туры килгәндер, мөгаен. Бүген ул кафеда үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итә. Оныклары әбиләренә әнә шундый бүләк ясаган. Шул уңайдан мул табын артына Зәкия апаның кызлары, онык-оныкчыклары җыелды. Колаңгыдан һәм күрше Апас районыннан да туганнары килде. 

Кызы бүләк иткән өр-яңа күлмәген киеп, ап-ак яулыгын бәйләп табын түрендә утырган әбекәйне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та котлады. Бер гасырлык юбилее уңаеннан Зәкия Бәдретдиновага РФ Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткаларын тапшырды. Чәчәк бәйләмнәрен һәм бүләкне дә әбекәй, рәхмәт әйтеп, сөенеп кабул итеп алды. 

Аның туган көнен үз гомерендә кафеда беренче тапкыр гына бәйрәм итүе. Элегрәк вакыты да, җае да булмагандыр. Таяк ярдәмендә булса да, үз аякларында йөри ул. Колаклары катыланып начар ишетсә дә, хәтере хәтта яшьләр дә көнләшерлек яхшы. Бөек Җиңү яулаган буын вәкиле ул. Тәкъдиренә язылган тормыш авырлыкларын зур ныклык белән узып, тиңдәшсез каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәткән. Туган илебез иминлеге хакына фидакарьләрчә хезмәт куйган. Зәкия әби кызы Наҗия тәрбиясендә бәхетле бәхетле картлыгын кичерә. Сургутта яшәүче кече кызы Дания дә әнисе йортына эзне суытмый, онык-оныкчыклары да, әбиләрен сагынып, аның янына еш кайта. Бүген дә Зәкия апага кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев