Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркында балалар өчен дини Сабантуй үтте

Мондый бәйрәм безнең районда 2007 елдан бирле җәйге каникуллар вакытында авыллардагы мәчетләрдә белем алган шәкертләр өчен уздырыла.

Быел да Сабантуйда төрле милләт балалары катнашты. Алар белән бергә остазлары, мәчетләрнең имамнары да килгән иде. Барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. 

— Ел саен шундый матур бәйрәмне үткәрергә дип, әлеге мәйданга җыелабыз, балаларга шатлык бүләк итәбез. Бик күркәм күренеш бу. Мөхтәсибебез Дамир хәзрәт Гыйниятуллинга, оештыручыларга, иганәчеләргә барысына да рәхмәт. Шунысы сөендерә — дини гыйлем алырга теләүче балалар күп, быел алар тагын да арткан, — диде ул. 

— Бүген биредә ике атналык рухи-сәламәтләндерү үзәкләренә йөргән 350ләп бала катнаша, — диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин. — Бүгенге җыелуның максаты — аларны бергә очраштыру, ял иттерү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, бер-берсе белән аралаштыру. 

Җәйге укуларны алып бару өчен илебезнең төрле шәһәрләреннән шәкертләр кайткан. Алар берьюлы икешәр, өчәр мәхәлләдә белем биргән. Дамир хәзрәт, бу шәкертләргә рәхмәт әйтеп, Аллаһ Тәгалә хезмәтләрен кабул итүен теләде. Бәйрәмне Олы Урсактан Марат Сираев аһәңле итеп Коръән сүрәләре уку белән башлап җибәрде. Алтынчы классны гына тәмамлавына карамастан, ул үзләренең авылында ике атналык укулар алып барган.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дини җырлар яңгырап торды. Сабантуйда һәр бала, мавыктыргыч халык уеннарында катнашып, җитезлеген, тизлеген һәм көчен күрсәтә алды. Уеннар төрле яшь категорияләрендә узды, шуңа күрә бер генә катнашучы да читтә калмады. Кызлар һәм малайлар аерым ярышты.

Балалар капчык киеп чапты, чүлмәк ватты, йөгерештә катнашты, кызлар скакалка белән сикерде, малайлар турникта тартылды, аркан тартышуда мәхәллә данын яклап ярыштылар. 

Скакалка белән сикерүдә кечерәк кызлар арасында беренче урынны Ясминә Атакаева яулады. Икенче урынны Зәлинә Гыйрфанова алды, өченчедә — Зәйнәп Таҗиева. Зурраклардан Диләрә Гашыйгуллина­ җиңүче булды. Икенче урынны Эльвира Әбләзова яулады. Өченче урынга Мәрьям Вохидова лаек булды.

Турникта тартылуда кечерәкләр арасында Әсхәт Закировка тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарда — Зәмир Галиәскәров һәм Сәмир Миңнуллин. Югары класс укучылары арасында турникта иң күбе Данис Мингалиев тартылды. Икенче урында — Әбделкәрим Яфизов, өченчедә — Зиннур Закиров. 

Аркан тартышуда беренче урын — Шүширмә командасында. Икенче-өченче урыннарны Борындык һәм Бәрлебашы командалары бүлеште. 

Илаһи нур бөркелеп торган мондый бәйрәмне үткәрү өчен халыктан акча җыю игълан ителгән иде. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин әйтүенчә, җитмешләп райондашыбыз үзеннән өлеш керткән. Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче райондашыбыз Рәшит Ярхәмов та акчалата ярдәм күрсәткән. Борындыкта туып-үскән якташыбыз Гөлшат Малышева уенчыклар кайтарткан. Олы Кайбычтан Фәнил Гарәфетдинов балаларны бушлай баллы мамык белән сыйлады һәм батутта сикерү мөмкинлеген булдырды. Фри бәрәңгесен һәм поп-корн әзерләүне, пешекчеләр кайтартып, Казанда яшәүче киң күңелле эшмәкәр Искәндәр Җиһангәрәев оештырган. Шәкертләргә дә күчтәнәч тапшырдылар. Аны шәхси эшмәкәр Равил Җәләлиев әзерләгән. Укулар барышында балаларны Олы Кайбычтан шәхси эшмәкәр Мотыйгуллиннар биргән тәм-томнар белән сыйлаганнар. Дамир Гыйниятуллин әлеге бәйрәмне үткәрүдә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Бәйрәмдә төрле шәһәрләрдән җәйгә авылга кайткан балалар да бар иде. Алты яшьлек Әмирә — Мәскәү кызы. Җәй көне әбисе Рузалия белән Мөрәледә яши. 

— Оныгым: «Минем дә мәчеткә укырга йөрисем килә», — дигәч, бик сөендем. Кечкенәдән өйрәнгән белем күңелгә дә, хәтергә дә тиз сеңә бит ул. Дини белем алу кешене әдәпле, шәфкатьле, сабыр һәм иманлы итеп тәрбияли. Шуңа күрә балаларның дин нигезләрен кечкенәдән үк өйрәнүен бик мөһим дип саныйм, — диде Рузалия апа.

Олы Кайбыч авылыннан Гөлназ Галиәскәрова Сабантуйга улы Зәмир һәм кызы Газизә белән килгән. Кечкенә Газизә әле үзе уеннарда катнашмый, әмма абыйсы өчен чын күңелдән җан атып, аның чыгышларын кызыксынып күзәтеп утырды.

— Улыбыз быел икенче классны тәмамлады. Мәктәпкәчә яшьтән үк дингә кызыксынуы уянды. Мәчеткә балалар бакчасын тәмамлагач, ике ел элек йөри башлады. Җәйге дин дәресләренә генә түгел, ел дәвамында да калмый йөри. Атнага бер, кайчак ике тапкыр мәчеткә бара. Намаз укырга өйрәнде, дини белемнәрен гел тулыландырып тора, — диде Гөлназ.

Сабантуй бәйрәме турында да ул җылы фикерләре белән уртаклашты.

— Быел да бәйрәмне бик матур итеп оештырганнар. Уеннар кызыклы, бүләкләр мулдан. Зәмир ел саен ярышларда катнашып, җиңүләр яулый. Быел да ул йөгерештә дә, капчык киеп йөгерүдә дә беренче булып килде. Балалар өчен мондый бәйрәмнәр күңел ачу чарасы гына түгел, дингә һәм актив тормышка кызыксыну да тәрбияли, — диде Гөлназ.

Балалар күңеленә кечкенәдән салынган иман орлыклары киләчәктә игелекле гамәлләргә, милләтебезнең рухи кыйммәтләрен саклауга нигез булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев