Олы Кайбыч авылы мәчетендә Корбан гаете намазы үтте
Мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте.
Районыбызның барлык авылларындагы мәчетләрдә дә иртәнге сәгать биштә гает намазы башланды. Олы Кайбычтагы мөселманнар мәчеткә, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин белән бергә, Үзәк урамнан тәкъбир әйтә- әйтә килде. Халык шуладәр күп килгән иде. Бар кешегә дә урын табылды, чөнки ремонттан соң мәчетнең икенче катында алтмышлап кеше сыешлы зал барлыкка килде. Гает намазын махсус урнаштырылган видеокамера ярдәмендә телевизордан карау мөмкинлеге дә тудырылган.

Дамир хәзрәт бәйрәм намазына килүчеләрне Корбан гаете көне белән котлады, аларга Татарстан Республикасы Диния назәрәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын да ирештерде.
- Шушы изге бәйрәм көнендә барыгызга да исәнлек-саулык, ил-көннәребезгә бәрәкәт телим. Чалган корбаннарыгыз Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булсын. Һәрбарчагызны җомга намазларына чакрып калам, хак юлда булыйк, бәндәләр күңелендә изгелек орлыклары артып торсын. Мәңгелек йортыбыз булган зиратларны тәртиптә тотуда һәркем үз өлешен кертсен иде.
Хәзрәт Аллаһы Тәгалә тарафыннан куелган фарыз гамәлләр турында сөйләде, бәйрәм намазын укыды.
Күршебез Наил абый Шаһидуллин җомга намазларына даими йөри. Бу юлы да аның белән мәчеттә очраштык.
-Мәчеткә көндәлек һәм җомга намазларына даими йөрим. Башка елларда бәйрәм намазларына туган авылым Кошман мәчетенә бара идем. Бүген иртән яңгыр явып торгач, Олы Кайбыч мәчетенә генә килергә уйладым.Гает намазында катнашучыларның күп булуына сөенеп кайттым, - диде ул.
Корбан гаете көне ял көне итеп игълан ителде. Шуңа да бер-берсенә кунакка йөрделәр, бәйрәм табыны артында бер-берсенә изге теләкләрен ирештерделәр. Корбан чалдыручылар да күп иде. Көндез мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен Корбан ашы да үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев