Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылы мәчетендә вәгазь кичәсе үтте

31 гыйнвар кичендә Буа шәһәренең имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов Олы Кайбыч авылы мәчетендә үткәрелгән вәгазь кичәсендә катнашты.

Кичәне район имам- мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Вәгазь тыңларга тирә- күрше авыллардан да килүчеләр бар иде. Ильмир хәзрәтнең Коръән сурәләрен укуын барыбыз да яратып тыңладык, күңелебезгә ял алдык.
Вәгазьдән соң, хәзрәт кайбычлыларга балаларын Баудагы мәдрәсәдә укыту мөмкинлеге булуы турында сөйләде. Шәһәрдәге уку йортларында көндез белем алучы яшьләр кичен мәдрәсәдә дин сабаклары ала икән. Өч ел укыганнан соң, егетләр диплом алып чыга. Аннан соң укуларын Ислам университетында дәвам итү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев