Олы Кайбыч мәктәбендә «Экологик буккросинг» акциясе старт алды
"Буккроссинг" термины берничә ел элек кенә барлыкка килгән. Нәрсә соң ул? Буккросинг – гадәти булмаган, үзенчәлекле китапханә. Анда хезмәткәрләр юк, аларның вазифасын китап укучылар башкара. Буккроссинг «укыдыңмы, башкаларга да бир» дигән бик гади принциптан тора. Ягъни, укучы, үзе укыган китапларны, башка кеше дә танышсын өчен, төрле җирләрдә, мәсәлән, урам, метро яки кафеда калдыра. Күп кенә илләрдә моның белән мавыгучылар буккросингның рәсми сайтын да булдыра.
Шул рәвешле, китаплар сәяхәт итә. Алар китапханә киштәләрендә тузан җыеп ятмый. Китаплар бөтен кешегә дә җитәчәк, яңаларын бастырырга ихтыяҗ зур булмаячак. Димәк, агачлар да азрак киселәчәк. Моннан тыш, китапны синең дустың яисә укытучың инде укыган дигән уй әйтеп бетермәслек хис-кичерешләр уятачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев