Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч урта мәктәбен быел 29 укучы тәмамлый

Быел Олы Кайбыч урта мәктәбен 29 укучы тәмамлый, ә 31 укучы 9 классны бетерә. Аларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде.

- Олы Кайбыч мәктәбе райондагы үрнәк мәктәпләрнең берсе. Биредә балаларга белем һәм тәрбия бирү югары дәрәҗәдә алып барыла. Күз ачып йомганчы бер ел вакыт үтеп тә киткән. Кайчан гына беренче сентябрь иде, инде соңгы кыңгырау көне дә килеп җитте. Тиздән чыгарылыш имтиханнары, барыгызга да аларны уңышлы биреп, үзегез сайлаган һөнәр буенча уку йортларында белем алып, тирән белемле белгечләр булып туган якларга кайтыгыз. Кайда гына булсагыз да, әти-әниләрегезне, унбер ел дәвамында сезгә белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Хәерле юл сезгә! 
Тантана укучылар, укытучылар, әти-әниләр чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан зәңгәр күк йөзенә 29 шар күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч урта мәктәбен быел 29 укучы тәмамлый