Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта гомер итүче Шәмсекамал Насыйрова 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

Вакыт дигәннәре бер дә туктап көтеп тормый, көннәрне – айга, айларны елга бәйләп, чабуын дәвам итә. Кошман авылында туып-үсеп, шунда яшәп, бар гомерен хезмәткә багышлаган Шәмсекамал апа Насыйровага да 95 яшь тулды.

Тыл хезмәтчәнен олуг юбилее белән котларга дип балалары, якыннары җыелды. Бу көнне Мәскәү Кремленнән әбекәйгә дип адресланган хат та килеп төште. Сугыш елларындагы намуслы хезмәте, бүгенге якты матур тормышыбызны булдыруга керткән өлеше өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән сугарылган, ил башлыгы Владимир Путин үзе кул куйган әлеге хатны, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасы белән бүләген башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин тапшырды.

Ак яулыклы ак әбиләребез – тере тарих битләре, дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Шәмсекамал апа да бер гасырга якын гомерендә ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгәндер. Кызганыч, инсульт кичергәннән соң сәламәтлеге какшау сәбәпле, бу хакта үзе сөйли алмаса да, сугыш дигән сүзне ишетүгә, аның күзләре яшь белән тулды. Ишле гаиләдә, биш ир баладан соң, алтынчыга тансык кыз булып якты дөньяга аваз сала ул. Эх, әнә шулай кадерле, иркә кыз булып кына үсәсе иде дә бит, булмый шул. Сугыш дигән куркыныч афәт барысын да җимерә. Әле иңнәре ныгып та җитмәгән Шәмсекамалга тормыш арбасына җигелергә туры килә. Сугыш елларының кара кайгысы аларның да капкасын кага. Яу кырына киткән биш абыйсының дүртесе шунда башын сала, бары тик берсенә генә яңадан әйләнеп кайту насыйп була.
– Әниебез сугыш елларында бригадир булган. Аннан соң гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйды. Пенсиягә чыкканчы, 55 яшенә кадәр соңгы 20 елда ындыр табагында агуда эшләде. Әллә шул да сәламәтлегенә тискәре йогынты ясады инде, – диде кызы Ләлә апа. – Әтиебез Зияф 1979 елда вафат булды. Алар безгә, дүрт балага гомер биреп, тәрбияләп үстерделәр. Олы абыебыз Рунис Самарада яши, мин – гаиләдә икенче бала, энем Харун – Казанда, сеңлем Люзия Югары Осланда гомер кичерә.
– Әниебез туксан яшенә кадәр иртәнге сәгать дүрттә чыгып, бәрәңге чүбе утады. Никадәр теләсәк тә, ничек кенә тырышсак та, без аның кебек булдыра алмыйбыз, – дип дәвам итте Люзия апа. – Гомере буе дару эчмәде ул, соңгы елларда гына саулыгы какшады. Апабызга рәхмәтебез зур, ул әнине гомер иткән нигезеннән еракка җибәрмәде, аны үзләренә алып килде.
Менә дүрт еллап инде Олы Кайбычта яшәүче Ләлә апа Шәмсекамал әбине яшь баладай тәрбия¬ли. Аның турында бәхетле әни, яраткан дәү әни дими, ни дисең инде, гомер көзен иркен, матур, җылы йортта, кызы янәшәсендә үткәрә ул. Балалары, онык-онык¬чыклары кайтып хәлен белеп тора, Ләләсенең һәркемгә йөзе ачык, тәмле ризыклары һәрчак пешкән була. Дания Бәдретдинова да, бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткергәндә, әбекәйнең киләчәктә дә якыннары янәшәсендә, аларның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвен теләде. Хәзерге тормыш матур, мул һәм рәхәт бит. Киләчәктә дә әнә шул рәхәтлекне тоеп яшәргә язсын сезгә, Шәмсекамал апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев