Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта күгәрченнәр асраучы:"Ак күгәрчен очканда, һавада матур итеп бөтерелеп алырга ярата"

Күгәрченнәрне тирә-юньдә еш күрәбез.Алар бездән ниндидер җылылык һәм игътибар көтәдер кебек тоела миңа.

Әле бу җәйдә генә кичке якта зәңгәр күктә күгәрченнәр очуына игътибар итә башладым. Үзләре еракка да очып китмиләр, бер тирәдәрәк шулкадәр матур итеп әйләнәләр дә, юкка чыгалар. Көне буена күренмичә торалар да, кичкә таба кабат пәйда булалар. Һәркөнне шулай. Гадәти генә түгел алар. Ап-аклар, өйрәтелгәнгә, шәхси хуҗалыкта асралганга охшаганнар. Инде утыз елга якын шушы урамда яшәп, бер-беребезне яхшы беләбез. Алай күгәрчен асраучылар турында ишеткәнебез булмады. Бөтен икеләнүләрне безнең тирәдәрәк яшәүче Рузалия апа юкка чыгарды. Якшәмбе базарында очрашкач, ул безгә: «Күрше урамнан йорт сатып алучылар күгәрченнәр асрый икән бит. Бөтен эшемне калдырып, шуларның очуын күзәтәм, әлеге матурлыкка сокланып, күңелемә ял алам. Искиткеч гаҗәп күренеш бит бу! Урамда очрагач, үзләренә дә: “Кайбычка матурлык алып кайтучылар бит сез”, – дидем. Газета укучыларны да алар белән таныштырсагыз иде. Бәлки, бер матурлык икенчесенә юл ачар», – дигән иде.
Олы Кайбыч авылының Яшел урамында яшәүче Абдурахман Миңнуллин булып чыкты ул күгәрченнәр асраучы абзый. Кайбычка кояшлы Үзбәкстан якларыннан, Андижан шәһәреннән күченеп кайткан. Шәһәрдә туып-үссә дә, шәхси йортта гомер кичергәннәр. Кошлар яратуы бала чагыннан ук килә.
– Һавада бөтерелүче барлык кошлар да үзенчә матур, әмма күгәрченнәргә җитми инде. Аларда ниндидер затлылык бар кебек тоела миңа. Үзләре искиткеч акыллылар. Башлангыч классларда укыганда ук күгәрченнәр белән кызыксына башладым. Ул вакытта миндә аларның нинди генә төре юк иде, – диде Абдурахман ага яраткан шөгыле турында сөйләп.
Ерак җирләрдән булса да, ул безнең районга чит кеше түгел. Аның 1925 елгы әтисе Шәүкәт Мөрәле авылында туып-үскән. Әниләре Хәнифә апа, бәхет эзләп, 1939 елда өч улы белән Үзбәкстанның Андижан шәһәренә күчеп киткән. Абдурахман аганың әтисе Шәүкәт анда азык-төлек фабрикасында эшләгән, балта остасы, мич чыгаручы булып танылган. Мич чыгарырга теләүчеләр аңа чират торган. Әнисе Галия өйдә генә утырган, биш баласын – дүрт улын, бер кызын тәрбияләү тулысынча диярлек аның җилкәсенә төшкән. Илебезнең төрле төбәкләренә сибелеп яши хәзер ул балалар. Гаиләдә иң өлкәне булган Галимҗан, биш баласын калдырып, бу якты дөньялардан иртәрәк киткән. Исмәгыйльләре Андижанда, Ришат Мәскәү шәһәрендә яши. Сеңлеләре Халидә гаиләсе белән Казанда гомер кичерә. Абдурахман ага хәрби комиссариат биргән юллама буенча ДОСААФта шоферлыкка укый. 1977 елда армиягә алына, Германиядә автобатта хезмәт итә. Аннан 1979 елда кайта, шофер булып эшләвен дәвам итә.
– Үзбәкстанда яшәгәндә Мөрәле, Кошман авылларына туганнар янына кайтып йөрдек. Олы Кайбычта да туганнарыбыз бар. Ә инде бөтенләйгә үз ягыбызга күченеп кайтырга уйлагач, 2002 елда иң элек Казанга кайтып төпләндек. Казан мэриясына машина йөртүче булып эшкә урнаштым, пенсиягә чыкканчыга кадәр шунда эшләдем. Кызыбыз Регина Казанда калды. Тормыш иптәше Ринат белән уллары Шамил һәм Эмирны үстерәләр. Без Казанда Авиатөзелеш районында шәхси йортта яшәдек. Шуңа да яраткан шөгылем – күгәрченнәр асрауны анда да дәвам иттем. Үз йортыбызны алганчыга кадәр фатирдагы балконда да күгәрченнәр тоттым.
Ата-баба туфрагының тарту көче зур аның. Абдурахман ага да, пенсиягә чыккач, хатыны Рәисә белән бу елның февралендә Олы Кайбычта йорт сатып ала. Күгәрченнәрен дә үзләреннән калдырмыйлар.
– Күгәрченнәр бер ияләшкән урыннан аерылуны ничек кичерде соң?
–Күгәрченнәр бер ияләшкән урыннан ерак китми. Берәрсенә бүләк итсәң, калдырып китсәң, алар барыбер элек яшәгән урыннарына кире әйләнеп кайта. Нәни дусларымнан аерыласым килмәде. Кайбычка кайтып, иң элек аларга урын әзерләдем. Ояларына ияләшсеннәр өчен, ачык һавага чыгармадым. Алар бу якларны да үз иттеләр, өйдән ерак китмиләр. Ашауга әллә ни нәзберек түгелләр, бодай, борчак, кукуруз, көнбагыш, тары, арпа яраталар. Симәки, Бәли авылларында да күпләп күгәрчен асраучылар бар. Алар белән дә аралашам, тәҗрибә уртаклашабыз.
–Күгәрченнәрегез төрле токымдамы?
–Әйе. Бүгенге көндә миндә Гривуны, Воронеж, Чистай, Бойный, Чиграш токымлы 25 күгәрчен бар. Араларында йонлач тәпилеләре, ап-аклары да бар. Ак күгәрчен очканда, һавада матур итеп бөтерелеп алырга ярата. Өлкән яшемдә алар минем өчен бер юаныч, шөгыль, –диде күгәрченнәр яратучы Абдурахман Миңнуллин кошларының һавада очканын күзәтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев