Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче 95 яшьлек Кәримә Нуретдинованың бөтен гомере авыр хезмәттә үткән

Бала чаклары авыр сугыш елларына туры килгән, хезмәттә чыныккан буын вәкилләре хәзер үзләренең 90, 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Олы Кайбыч авылында яшәүче Кәримә Нәбиулла кызы Нуретдиновага да 95 яшь тулды.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның тыл хезмәтчәне Кәримә әбигә атап язылган котлау хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тәб­рикләү открыткасын һәм бүләген тапшырырга район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова килде. Кәримә апа урын өстендә генә ята, бүләкләрне бертуган сеңлесе Гөлсинә апага тапшырырга туры килде. Фотога да төшереп булмады үзен,  шуңа да газетага 90 яшьлегенә баргач төшергән фотосын куярга булдык. Әбинең сәламәтлеге какшагач, ике ел элек аны сеңлесенең кызы Гөлисә һәм Рөстәм Әбделхәеровлар гаиләсе үзләренә алып кайт­кан. Юбилярның катлаулы тормыш юлы турында безгә сеңлесе Гөлсинә сөйләде. 
– Без Бәрлебашы авылында гаиләдә дүрт кыз, бер малай үстек. Хәзерге вакытта апа белән икебез генә исән. Әниебез Әсма, әтиебез Нәбиулла исемле иде. Әтиебез читкә китеп шахтада эшләде, шуңа күрә безнең тормыш башка авылдашларыбызныкына караганда яхшырак иде. Кәримә апам мәктәптә дүрт кенә класс белем алды, аннан соң җиң сызганып эшкә кереште. Сугыш вакытында авыл хуҗалыгында эшче көчләр җитмәгәч, аларга яшьли эшкә җигелергә туры килде, –диде ул. –Сугышка кадәр Бөгелмәдә тимер юлы төзелешендә эшләде. Сугыш башлануын да шунда ишеткән. Аннан соң окоп та казыды, Карамасар, Мари урманнарында урман да кисте.  Шулай бервакыт апа Карамасар урманыннан кичен үзе генә кайтырга чыккан. Урман юлында каршысына җиде-сигез бүре килеп чыккан. “Селкенмичә тик утырам, бүреләр дә утыра. Шактый вакыт узганнан соң, бер бүре китеп барды, аңа башкалары да иярде, миңа тимәделәр”, – дип сөйләгән иде. Ул сугыш ветераны Һади Әхтәриевка кияүгә чыкты. Аның белән Бәрлебашы урман хуҗалыгы поселогында тугыз ел гына яшәп калдылар, җизнәбез үлеп китте, балалары да булмады. Апа совхозда алма агачлары утыртуда да катнашты. Көн саен Бәрлебашы урман хуҗалыгы поселогыннан совхозга эшкә җәяү йөрде. Колхозда ат белән төрле эшләр башкарды. Аннан соң, апаны Олы Кайбыч авылында яшәүче Әгъзам Нуретдиновка димләделәр, аның да хатыны үлгән иде. Аның белән бергә утыз ел гомер иттеләр. Соңгы егерме елында Әгъзам җизнинең күзләре бөтенләй күрмәде. Ул да ике ел элек бакыйлыкка күчте. Апаның сәламәтлеге какшагач, үзебезгә алып кайттык, – диде Гөлсинә апа. 
Хәзерге вакытта Гөлсинә апага да 83 яшь. Ул да кызы белән кияве гаиләсендә яши. 
– Кәримә апа көчле, эшкә батыр хатын иде. Керләрен дә миңа бирмичә үзе юды. Әгъзам җизни сукырайгач, аны бала карагандай егерме ел карады. Кибеттән барлык кирәк- яракларын алып кайтып бирә идем. Белгәнемчә, Кәримә апа Куйбышев ГЭСы төзелер алдыннан Тәтеш, Кама Тамагы районнарында да су астында калачак урманнарны кисүдә катнашкан. Кыс­касы, бөтен гомере авыр хезмәттә үткән аның, – диде Гөлисә Әбделхәерова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев