Олы Кайбычта яшәүче Гөлкәбирә Сибгатуллинага Россия Президентыннан хат килде
Юбилярны олуг бәйрәме белән котларга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Равия Камалиева, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Сөнгатуллин, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина килгән иде.
Равия Камалиева Гөлкәбирә әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның җылы теләкләре язылган котлау открыткасын, бүләген тапшырды.
– Сезнең буынга сынаулар өеп бирелгән. Бала чагыгыз Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Ирләр фронтта булганлыктан, олылар белән беррәттән җиң сызганып эшләгәнсез. Балаларыгызны, онык-оныкчыкларыгызны куандырып, алга таба да юбилейларны каршы алырга язсын. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхетле тормыш телим, – диде Равия Камалиева.
Аның теләкләренә Рафил Сөнгатуллин белән Мөслимә Гыйззәтуллина да кушылды.
– Әйе, барлык яшьтәшләрем кебек, мин дә тормыш арбасына иртә җигелдем,– диде Гөлкәбирә әби. –Сугыш башланганда, ун яшьлек кыз идем. Шуңа карамастан, хатыннар белән бергә урагын да урырга, башкасын да эшләргә туры килде. Бүгенге тормыш безнең өчен оҗмахка тиң. Хәзерге буын балалары бу рәхәтлекнең кадерен белсен иде. Безгә җылы караш, игътибар һәм хөрмәттән башка берни кирәкми. Минем кебекләрне зурлавыгыз өчен рәхмәтем зур.
“Яңа тормыш” колхозында эшләве, сугыш беткәч, Бәрлебашы урман хуҗалыгында яшәүче Хафиз Сибгатуллин белән гаилә коруы, шунда эшләүләре, биш бала тәрбияләп үстерүләре турында да сөйләде. Кызлары Гүзәлия, Гөлнур Казанда, Фирдүсләре Яшел Үзән шәһәрендә яши. Гөлсинурның гына гомере иртәрәк өзелә. Хәзерге вакытта әбинең 11 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ул төпчек улы Хәмзә, килене Гөлүсә тәрбиясендә Олы Кайбыч авылында яши. Бәрлебашы урман хуҗалыгында пропискада булганлыктан, аны котларга ике авыл җирлеге башлыгы да килгән иде.
Сугыш елларында башланган хезмәт юлы хөкүмәт җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнгән. Гөлкәбирә Кәлимулла кызы хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
– Әниебез үзен яхшы хис итә, Аллага шөкер. Җәйге чорда бакчада казынырга ярата. Ил-көн яңалыклары белән даими танышып бара, почтаны көтеп ала. Әтиебез Хафиз дүрт ел элек вафат булды. Ул Бәрлебашы урман хуҗалыгында озак еллар станокта эшләде. Әниебезне котлаурга килүчеләргә зур рәхмәт, – диде улы Хәмзә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев