Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычтан Рушания Лотфуллина комсомол турындагы хатирәләре белән уртаклаша

Әле шушы араларда гына «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллинага җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге эшчәнлеген оештырудагы активлыгы өчен партиянең төбәк бүлеге җитәк-чесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Аны әлеге лаеклы бүләге белән котлап, заманында комсомолда чыныгу да алгандыр әле, дип уйлаган идем. Ялгышмадым, андагы энергия, активлык, тормышны ярату, һәр эшне җиренә җиткереп оештыра белү сәләте – комсо-мол мәктәбен узуының матур нәтиҗәсе. Комсомолның 100 еллыгы якын-лашып килгән көннәрдә аның белән күңелдә мәңге онытылмый торган ком-сомол еллары турында әңгәмә кордык.
– Рушания Галимҗановна, комсомолга кергән елларыгызны хәтерлисезме?
– Әлбәттә. 1974 елның апреле иде ул. Минем Борындык мәктәбенең 8 классында укыган чак. Безне комсомолга Апаста кабул иттеләр. Райком бю-росында сораулар биргәндә бик дулкынландык, беребез дә сынатмады, ул көнне барыбыз да комсомолга кереп кайттык. Комсомол значогын зур горурлык белән тагып йөрдек. Арчадагы педагогия училищесына укырга кергәч, мине комсомол комитетына сайладылар, үземә йөкләнгән бөтен эшне дә иҗади ялкын белән башкарырга тырыштым. Җәмәгать эшләрен ти-ешенчә алып бару серләренә шунда төшендем. Миңа группаларда полит-информацияләр үткәрү турындагы мәгълүматлар туплау бурычы йөкләнде. Комсорглардан нинди темага чыгыш ясаулары белән кызыксынам. Ул вакыт-та бу чарага аеруча зур игътибар бирелә иде. Училищены тәмамлагач, үз авылымдагы мәктәпкә башлангыч класслар укытучысы итеп җибәрделәр. Укучылар һәм укытучыларның комсомол оешмаларында берсеннән -берсе кызыклы чаралар узды. Мәктәпнең комсомол комитетында атналык эшкә йомгак ясалды, классларның ничек дежур торуы бәяләнде, алдагы атнага бурычлар билгеләнде, бәйрәмнәр яки башка чараларны үткәрү турында кызып-кызып фикерләшә идек. Комсомол сүзе мөһим булды, аңа хәтта мәктәп җитәкчелеге дә колак салды. Заманы шундый иде. Ул чакта Радик Гарәфетдинов, Айрат Фатыйхов, Гөлфия Кәримова, Зөбәрҗәт Хәйбуллина (мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре иде), Рушад Гыймадиев, Айрат Са-фин һәм башкаларның аеруча актив булулары истә калган. Комсомол мәктәбен узган укучылар тормышта үзләренең лаеклы урыннарын тапты.
Комсомол укытучылар да барлык матур башлангычларның лидерына әйләнә. Рушания Галимҗановна, мәсәлән, класстан тыш һәм мәктәптән тыш чараларны оештыручы буларак, «Белем» җәмгыятенең лекторы да була. Авылдашлары алдында төрле темаларга лекцияләр укый, аларның сораула-рына җавап биргәндә югалып калмас өчен алдан ук әзерләнә, күп укый. Ул – пропагандист, агитатор да. Лекторлык хезмәте өчен рәхмәт хатларына да лаек була, колхоз җитәкчелеге аны ничәдер метр тукыма белән дә бүләкли. Бераздан аны ВЛКСМ райкомы әгъзасы итеп сайлыйлар.
– Рәсемнәрне матур ясавымны белгәч, мине стена газетасы редакторы итеп билгеләп куйдылар. Газетада сатира-юморга зур урын бирелде. Колхоз рәисе тәкъдиме белән язгы чәчү, урып-җыю чорында эшкә чыкмый калучы-лар, соңга калып килүчеләрдән көлеп шигырь-мәкаләләр яза идек. Аларга берәү дә үпкәләмәде. Еллар үткәч тә, болар турында көлеп искә ала идек. Мәктәп директоры булып Илдар Шакиров эшләгән еллар аеруча истә кал-ган. Күңелле, мавыктыргыч еллар иде ул. Укытучыларның комсомол оешма-сы, дәресләрдән соң, Казанга төрле мәдәни чараларга баруны оештырды. Мәктәптә шундый матур гадәт бар иде: кыш көне көндез укытучылар да, укучылар да чаңгыга баса. Әнә шулай бергәләп сәламәтлек дәресе үткәрә идек. 1 Май көнне лозунг¬лар, транспорантлар тотып авыл урамнары буйлап йөрүләр сагынып сөйләргә генә калды. Дикторның рупор аша сөйләве бөтен авылга ишетелеп торды.
Борындык мәктәбенең укытучылар комсомол оешмасы секретаре Рушания Лотфуллина комсомолдагы актив эшчәнлеге өчен район, ВЛКСМның Үзәк комитеты, Татарстан өлкә комитетының Мактау кәгазьләренә лаек була. Ул елларны еш сагынып искә ала ул, ә җәмәгать эшчәнлегендәге тәҗрибәсе, оештыру сәләте һәм үзең, тирә-юнеңдәгеләр өчен җаваплылык хисләре тою әле бүген дә ярдәм итә аңа.
– Комсомолда эшләгән елларым минем язмышымда тирән эз калдыр¬ды. Яшь буын да безнең кебек әнә шулай янып-көеп, матур идеаллар белән яшәсен иде, – ди Рушания Галимҗановна. – Хәзер яшьләрнең мөмкинлек-ләре күпкә зуррак. Заман белән бергә яшьләр дә үзгәрсә дә, изгелек, игелек кебек төшенчәләр мәңгелек кыйммәтләр алар. Россиядә быелгы ел юкка гына Иреклеләр (волонтерлар) елы дип игълан ителмәде бит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев