«Олы көнне бездә элек-электән зурлап бәйрәм итәләр», — ди Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина
Пасха — христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы. Олы көнне бездә элек-электән зурлап бәйрәм итәләр.
Бала чагымнан бу изге бәйрәмгә һәр йортта алдан зур әзерлек алып барганнары истә калган. Беренчедән, бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек булдырыла, өйләр юыла, бар җир чүп- чардан арындырыла. Җиде атна буе ураза тотып, үзеңне аруландырасың. Әниебез службага китә һәм, таң алдыннан кайтып, табын җыя иде.
Хәзер инде бу йоланы үзем дәвам итәм. Оныклар белән йомырка буйыйбыз, аңа матур бизәкләр төшерәбез. Әби- бабайлар йоласын дәвам итеп, таган да ясыйбыз.
Без үскәндә, олысы-кечесе таган атына иде. Әбиебез «Атыныгыз, Олы көндә генә атыналар, шулай итеп чир-чорларны очыралар», — дип әйтә иде. Безнең авылда Пасханы киләчәк буыннар да бәйрәм итәр дип ышанам. Бу бит — гаилә, туганнарны очраштырып, бер-берсен хөрмәт иттерә торган олуг бәйрәм. Атна буе бер-береңә «Христос терелеп торган » — " Чынлап терелеп торган " дип әйтү дә зур куаныч бит.
Ольга Боярина,
Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең
ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев