Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова – үз эшен җиренә җиткереп башкаручыларның берсе

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча Апас районында узган зона киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльвира Заһидуллина, авыл җирлекләре башлыклары, кайбер эшмәкәрләр катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Апас аграр көллияте эшчәнлеге белән танышты, җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсендә булды, фермерлар һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, авыл эшмәкәрләре белән очрашты. Пленар өлештә аларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2023 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итү нәтиҗәләре белән таныштырды һәм бу елга бурычлар турында сөйләде. Апас районының, шулай ук республиканың фермер хуҗалыклары эшенә йомгак ясалды.

Киңәшмәдә «Авылда эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре», «Авылда кооперация үстерү һәм продукция сату», «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» темаларына түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды.

Иң яхшы авыл җирлеген, крестьян-фермер хуҗалыгын ачыклау буенча үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр арасында Чүтидән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гөлназ Щукина һәм «Йолдыз» кооперативы рәисе Рафаэль Щукин да бар иде.

Көннең икенче яртысында ТР Муниципаль берәмлекләре рәисе Әгъзам Гобәйдуллин авыл җирлекләре башлыклары белән җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча сөйләшү үткәрде. Анда торак пунктлар чикләрен кадастр исәбенә кую, гидротехник корылмаларга үзәкләштерелгән хезмәт күрсәтү, авыл халкын эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү, төзекләндерү объектлары буенча мәгълүматларны исәпкә кую мәсьәләләре күтәрелде.

Әгъзам Гобәйдуллин үзара салым программасына аерым тукталды. «2023 елда җыеннар 876 муниципаль берәмлектә узды, аларның нәтиҗәләре буенча җирлекләр бюджетына 352 миллион сум акча керде. Финанслау өчен бюджетта 1,352 миллиард сум каралган», — диде ул.

ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе аерым уңышларга ирешкән муниципаль хезмәткәрләргә ТР Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. ТР агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча Ябалак җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Олы Подберезье җирлеге башлыгы Оксана Емельянова да шул бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев