Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезье авылында яңа туган сабыйларга коляскалар бүләк иттеләр

Олы Подберезье авылында быел өч сабый туган, ике гаилә өченче баласын алып кайткан һәм күп балалы гаилә статусы алган.

Кайбычта игълан ителгән Демография елы кысаларында яшь балалы гаиләләргә матди яктан төрле ярдәм чаралары карала. Беренче һәм икенче булып туган балалар өчен гаиләгә бишәр мең сум бирелә, өченчегә – коляска, дүртенче һәм аннан соң туганнарга 20 мең сумлык сертификат тапшырыла.
Олы Подберезьеда бәби алып кайтучыларга да игътибар зур булды. Бу гаиләләр дә ул ярдәмне алды. Гаилә терәге дип, зур өметләр баглап алып кайткан улларына Лариса белән Юрий Чекмаревлар Богдан исеме куштылар. Бу сабыйга районнан коляска бүләк иттеләр. Лариса үзе декрет ялына кадәр фермада савымчы булып эшләгән. Тормыш иптәшенең дә эшсез торганы юк, гаиләне туендыру өчен тырыша. Ә менә тупырдап торган кыз Варвара ике абыйсына кадерле сеңлекәш булып дөньяга килгән. Светлана һәм Алексей Устимовларга да балаларын яратып үстерүләрен теләп калабыз. Гаилә башлыгы үзе вахта ысулы белән эшли, ә Светлана бала ялына киткәнче мәктәп китапханәсендә хезмәт куйган.
Әлбәттә, күп балалы гаиләләр үзләренә ярдәм итүчеләргә тирән рәхмәтле. Сабыйларны саф һавада йөртү өчен коляска алар өчен сизелерлек зур бүләк. Гаиләләргә бу бүләкне авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова белән фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Галина Турова тапшырды. Фельдшер авылда бәбиләр тууына сөенә генә, даими рәвештә аларның сәламәтлеге белән кызыксына, хәлләрен белешә, өйләренә бара, киңәшләрен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев