Олы Подберезье мәктәбендә математикадан белемнәрне сынадылар
Кайбычта «Әти-әниләр белән бергә төп дәүләт имтиханы һәм БДИ тапшырабыз» акциясе узды.
Ул Олы Подберезье урта мәктәбендә урнашкан имтихан үткәрү пунктында оештырылды.
Әлеге чара ата-аналарга балаларның имтиханнарны ничек тапшыруын үзләренә дә сынап карау мөмкинлеген бирде. Имтиханны егерме сигез кеше — районның барлык мәктәпләреннән тугызынчы, унберенче класс укучылары һәм аларның әти-әниләре тапшырды. Ата-аналар арасында Татарстан Республикасының атказанган табибы, үзәк больница хирургы Алексей Русов, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, финанс-бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге начальнигы Аделия Бикеева, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитетының баш бухгалтеры Гөлчәчәк Шаһиәхмәтова, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең баш бухгалтеры Гүзәл Трубачева, шул ук җәмгыятьнең смена начальнигы Светлана Петрова да бар иде.
Бу көнне ата-аналарга балалары белән бергә имтихан тапшыру процедурасын башыннан ахырына кадәр узу мөмкинлеге тудырылды. Быел математика буенча база дәрәҗәсендәге БДИның кыскартылган варианты тәкъдим ителде.
Чара барышында ата-аналар дәүләт имтиханнарына теркәлү тәртибен, аудиторияләргә утыртуны, катнашучыларның эш урыннары ничек оештырылуын, БДИ үткәрүнең объективлыгын контрольдә тотуның ничек башкарылуын, шулай ук контроль-үлчәү материалларын имтихан пунктында бастыру һәм сканерлау процессын күрде. Барлык процедуралар да БДИ һәм төп дәүләт имтиханы үткәрелгән вакыттагы кебек үк төгәллек белән оештырылды.
Имтиханнан соң мәктәп буенча экскурсия үткәрелде. Бу вакытта Олы Подберезье мәктәбенең математика укытучылары — Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Фәнзилә Биктимерова һәм Илфак Фәсхетдинов акциядә катнашучыларның эшләрен тикшерде.
Чара ахырында «2026 елда БДИ һәм төп дәүләт имтиханын оештыру үзенчәлекләре» темасына түгәрәк өстәл уздырылды. Анда мәгариф бүлеге начальнигының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Светлана Петрова, БДИ, төп дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координаторлар Марина Русова, Ландыш Зиядиева, техник белгеч Нина Долматова һәм фән комиссияләре экспертлары катнашты.
Марина Русова, мәгариф бүлеге методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев