Олы Подберезьеда яшәүче Ефросинья Шалинаны 90 яшьлек юбилее белән авылның “Березка” фольклор ансамбле дә котлады
Олы Подберезье авылында яшәүче Ефросинья Шалинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләр арасында җитәкчеләр генә түгел, авылның данлыклы “Березка” фольклор ансамбле дә бар иде.
Бу ансамбль өлкән яшьтәге барлык юбилярларны да шулай күңелле җырлары белән котларга килә алмый. Ә монда үзгә очрак: Ефросинья Егоровна үзе дә гомеренең матур чагында күп еллар дәвамында шушы ансамбльдә җырлаган, республика сәхнәләрендә дә чыгыш ясаган. Юбилее көнне дә ансамбльгә кушылып җырлады ул. Туган ил, ярату турындагы ул җырларның кайсы салмак, моңлы, ә кайсыларын тыңлаганда үзеннән-үзе биеп китәсе килә. Озын гомерле булуының серен дә тормышны ничек бар шулай кабул итүендә, дөньяга позитив каравында күрә.
Үзе белән бергә картайган җылы, чиста өйдә гомер итүче Ефросинья Шалина кунакларны кызы Валентина Николаевна белән бергә каршы алды. Валясы инде күптән Казанда яшәсә дә, хәзер күбрәк әнисе янында гына гомер кичерә. Шәһәргә бик кирәк чакта гына барып кайта, газиз әнисен ялгызын гына калдырмый. Тәндә көч-егәр бар чагында, сәламәт булганда, үзең генә дә тормышны алып барырга була ул. Ә менә картаеп, буыннар каткач, кеше ярдәменә мохтаҗ була башлагач, балаларың, якыннарың хөрмәтен тоеп яшәү иртәгәге көнгә ышаныч уята. Ефросинья әби дә, бәхетле картлык, үзеңне кемнеңдер кадерлесе итеп тоюда ди бит.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтеп, илебез Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырды. Ә хат юбилярның үзенә – Олы Подберезьеның Калинин урамында яшәүче Ефросинья Шалинага юлланган. Авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев чыгышын бүләк тапшырудан башлап җибәрде.
– Бу Мактау кәгазен “Березка” ансамблендәге иҗади эшчәнлегегез, авылның мәдәни үсешенә зур өлеш кертүегез өчен тапшырабыз. Сез – җирлегебезнең иң үрнәк кешеләренең берсе. Сәламәтлек юлдаш булсын үзегезгә, – диде ул.
Ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисееваның ветераннар хәрәкәте исеменнән тапшырган бүләкләрен дә сөенеп кабул итеп алды юбиляр.
– Ефросинья Егоровна һөнәре буенча тегүче. Бөтен авыл халкын киендерде ул. Кемгәдер яңа кием тегә, кайсыныкын кире үзгәртә. Безнең мәктәп укучыларын да түгәрәктә тегәргә, үлчәмнәр алырга өйрәтте. Үзебез дә бу һөнәргә аннан өйрәндек. Без аны ярдәмчел, киң күңелле кеше буларак хөрмәт итәбез. Ә ансамбльдә 1968 елдан башлап сиксәненче елларга кадәр җырлаган ул. Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театрда чыгыш ясаганда, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, оста җырлауларына рәхмәт итеп, ансамбльдәгеләрнең кулын да кысып чыккан. Фольклор ансамбльләр арасындагы бу смотр-конкурстан алар беренче урынны яулап кайткан.
Яшь армиячеләр дә өлкән буын вәкилләре белән горурланулары турында сөйләде.
– Безнең мәктәптә яшь армиячеләр отряды бар. Мондый отрядлар бөтен Россия буенча оештырылды. Сезнең заманда ул булмаган. Безнең отряд авылдашыбыз – Советлар Союзы Герое Андрей Евдокимович Кошкин исемен йөртә. Отрядка мәктәбебезнең иң тырыш, актив укучылары гына кабул ителә, – дип таныштырды алар үзләре белән.
“Березка”ның солисты Надежда Корсакова, теләкләрен җиткереп, җырдан аерылмагыз, диде.
Барлык котлауларны, җырларны тыңлаганнан соң, Ефросинья апа үзе дә сүзгә кушылды.
– Тормыш юлыбыз үкенерлек булмады. Машина йөртүче булып эшләгән тормыш иптәшем Николай Иванович 1990 елда вафат булды.Төнге уникеләргә кадәр тегә идем. Бәйрәмнәрдә аеруча күп мөрәҗәгать итәләр иде. Ул елларда кибет-базарларда хәзерге кебек кием-салым юк иде бит. “Фрося апа тегеп бир инде”, – дип өемә дә килделәр. Берәүне дә кире бормадым. Ә бүген өй тутырып котларга килүегез өчен барыгызга да рәхмәтемне әйтәм, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев