Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезьедан Надежда һәм Станислав Кирилловлар гаиләсен һәркемгә үрнәк итеп куярлык

Олы Подберезье авылындагы әлеге йорт башкалардан аерылмый диярлек: тирә-юне чиста, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсә, зур бакчалары да тәртиптә.

 Авылда кемнең ничек яшәгәнен һәркем белә, барысы да күз алдында. Кирилловлар гаиләсе турында да, кемнән генә сорасаң да, гел яхшы фикерләр генә ишетергә туры килә. 8 июльдә билгеләп үтеләчәк Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан без укучыларыбызны әлеге үрнәк гаилә белән таныштырырга булдык. Чөнки алар яшәгән йортта нәкъ менә шушы матур сыйфатлар өстенлек итә дә инде. 

Кирилловлар йортына барып кергәч, йөзеннән бер дә елмаю китмәүче Надеж­да Сергеевна, район газетасыннан икәнлегебезне белгәч, бераз каушабрак та китте. Чөнки мондый игътибарга күнекмәгәннәр, гадәти кешеләр, алар да, авылдашлары кебек үк, йорт мәшәкатьләренә чумган, көн арты көн, ел арты ел уза дигәндәй. Авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмаревның нәкъ менә алар – Надеж­да Сергеевна һәм Станислав Сергеевич Кирилловлар гаиләсе турында язарга тәкъдим итүе турында әйттем. Киленнәре Светлана да өйдә булып чыкты. 
– Мине бу йортта үз кызларыдай кабул иттеләр. Килен булып төшүемә дә 16 ел узган инде. Матур яшибез, алар безгә ярдәм итәргә генә тора, киңәшләре дә һәрчак урынлы. Минем әти-әни белән элек-электән дус булдылар, шуңа да беренче көннән үк үз өемдәгедәй хис иттем, –диде ул. 
– Кухняда кайсыгыз хуҗа соң? – дип сорыйм киленнән. 
– Кәстрүл – табалар икебезгә дә җитәрлек, – диде Светлана елмаеп. –Без ашарга бергә пешерәбез, кышкылыкка банкаларны да бергәләп ябабыз, табак-савытны да кем буш, шул юа. 
Надежда белән Станислав Кирилловларның бергә гаилә корып яши башлауларына 25 августта 40 ел була. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, барысы да ата-ана хакын хаклап, гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итеп яши. Вахта ысулы белән эшләүче уллары Валерий төп нигездән беркая да китмәгән. Колаңгыга кияүгә чыккан Мариналары дүрт бала анасы. Антон Яшел Үзән шәһәрендә, Людмила Олы Кайбычта эшли. Кирилловларның ун оныклары бар, бишесе мәктәптә укый, алар – күңел юанычы, иң кадерлесе. 
– Бер оныгыбызга бабасы хөрмәтенә Станислав дип исем куштык. Оныкларның бездән киткәне дә юк диярлек, еш киләләр. Җәй көне өебез тулы кеше була, барыбызга да урын җитә, – диде Надежда Сергеевна. –Балаларым кечкенә чакта декрет ялында озак утырмадым, аларны каенанам карашты.Станислав гел җаваплы урыннарда эшләде, таң белән китә дә, кич белән генә кайта. Ул үзе тугыз балалы гаиләдән, кечкенәдән хезмәт чыныгуы алган. 
Хәзерге вакытта ишегалларында төзелеш бара, яңа гараж өлгертәләр. Авыл җирендә шулай инде ул, йорт-җирне карап кына торырга кирәк. Бу өйгә керә-керешкә гөл савытларына утыртылган петуния­ләр каршы ала. 
Станислав Кириллов яшь чагында, инде дистәләрчә еллар узгач, авылда зур абруй казануы, изге эшләре белән авылдашлары абруен яулавы турында уйлап та карамагандыр. Мәктәп елларында ук каникулларда колхоз эшенә йөри башлаган. Һөнәр училищесында укыган, армия сафларында хезмәт иткән, институтта югары белем алган. 
– Гомерлек ярыгыз Надежданы кайда очраттыгыз соң?–дип сорыйм аңардан. 
– Клубта. Армиядән кайткач кына игътибар иттем әле аңа, артыннан өч ел йөрдем. Әти- әниләр кыз сорарга барганда, шулкадәр оялдым, алар юлның уртасыннан бара, ә мин бер читтән. Гомер юлыбыз үкенерлек булмады, бер-беребезне аңлап яшәдек. 
Аларның бар хезмәт юлы туган җирләрендә уза.Надежда Сергеевна авыл хуҗалыгы тармагында да, пекарняда да эшләгән, зоо­техник та булган. Станислав Сергеевичның хезмәт стажы – 48 ел! Туган ягын үстерү өчен күп көч куйган олы җанлы шәхес ул. Инженер-механик, парторг, авыл җирлеге башлыгы да булган. Олы Подберезье авылында юллар төзү, асфальт салу, суүткәргечләр сузу, мәктәпкә, мәдәният йортына газ кертү нәкъ ул эшләгән елларга туры килгән. Аның исеме белән бәйле матур эшләр күп монда. Авыл энтузиастлары белән бергә күлләргә балыклар җибәрүе дә аның киң күңелле булуы турында сөйли түгелме?! 
Бер-берсен ярату, тугрылык гаиләләрен ныгыта, бу – балаларына зур үрнәк. Ә хөрмәт хисләре арта гына бара. Тормыш иптәше хатынының аш-суга, кул эшләренә осталыгы турында сәгатьләр буена сөйли ала. Бергәләп җиләккә йөриләр, гөмбә, дару үләннәре җыя­лар. Гаилә башлыгы балык­ка йөрергә ярата, бакча эшләрендә дә алыштыргысыз ярдәмче, теплица да ясап куйган. 
Мәхәббәт һәм тугрылык белән яшәүче бу гаиләгә бәхетле киләчәк юрыйк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев