Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Тәрбит авылы китапханәчесе, «Тәңкәләр» фольклор коллективы җитәкчесе: «Авылыбызның оста гармунчысы иде»

Әлеге кайгылы хәбәрне ишетү барыбызга да аяз көнне яшен суккандай булды.

Аңа күңел ышанырга теләмәде. Әмма авылыбызның оста гармунчысы Геннадий Султановның 68 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп баруы дөрес булып чыкты. Ходай тарафыннан сәләт һәм осталык сөйгән бәндәләренә генә бирелә, диләр. Чыннан да шулайдыр. Чөнки Геннадий абыйны гармунсыз күз алдына да китереп булмый иде. Егетләрдәй

җитез, йөрәге дөрләп торган гармунчыбыз, ансамблебезнең якты йолдызы кыска вакыт эчендә сүнде дә куйды. 
Султановларның сигез балалы гаиләсендә дөньяга килә ул. Кечкенәдән гармун моңына гашыйк малай, күршеләренә булышып йөреп, аларның гармунында уйнарга өйрәнә башлаган. Әтисе Николай, улының омтылышын күреп, аңа ерак Себердән гармун алып кайтып биргән. Гармун телләренә белеп басарга бик тиз өйрәнгән Геннадий абый. Урамдагы күрше әбиләрне җырлаткан, биеткән. Үсә төшкәч, егетләрне армия сафларына гармун уйнап озаткан, аулак өйләрдә яшьләрне уйнаткан.

1979 елның 1 ноябрендә сөйгәне Галина Николаевна белән тормыш корып җибәрәләр. Туйны да элеккегечә, кызны урлап кайтып, гармуннар белән керәшенчә гөрләткәннәр. Бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Өч оныклары бар. Геннадий Султанов кырык елдан артык алдынгы механизатор булып эшләп лаеклы ялга чыкты. 

«Кеше китә — җыры кала», дигән сүзләр аңа бик туры килә. Авылыбызда 2008 елда оешкан «Тәңкәләр» фольклор коллективы эшчәнлегендә Геннадий Николаевич күп көч куйды.

Аның ярдәмендә бик күп онытылган җырлар, гореф-гадәтләрне өйрәнеп, халыкка күрсәттек. Без авылда гына түгел, район, республика сәхнәләрендә дә еш чыгыш ясадык. Керәшеннәрнең «Туым йолдызы» фестивалендә дә балаларны гармунына җырлатты, биетте. Бик күп чараларда катнашып, алдынгы урыннар яуладык. 

Тамашчылар мәхәббәтен яулап киткән Геннадий Султановның якты образы безнең күңелләрдә озак сакланыр. 

Инна Драндрова,
Олы Тәрбит авылы китапханәчесе, «Тәңкәләр» фольклор коллективы җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев