Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә Тройсын бәйрәме, Җармурка гөрләде

Олы Тәрбит авылында ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне саклауга җитди карыйлар.

  • Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелүче Тройсын көнендә ел саен зурлап җырлы-биюле, ярминкәсе гөрләп торган бәйрәм уздыралар. Быел ул республика күләмендәге фольклор бәйрәменә әйләнде. Анда Казаннан Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова һәм башкалар кайткан иде. Казаннан, Чистайдан кайткан фольклор ансамбльләр, үзебезнекеләр – бәйрәм бизәге булды. “Бәрмәнчек”ләр өздерде генә!
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу җирлектә үз чыгышында милли йолалар, гореф-гадәтләрнең шулай саклануына тирән рәхмәтен белдерде, Рәхмәт хатларын тапшырды. Людмила Белоусова, Кайбычтагы эшчәнлеккә югары бәя биреп, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк исеменнән бүләкләрен бирде.
    Бәйрәмне үткәрүдә Олы Тәрбит авылында туып-үскән, хәзер Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә эшләүче Марина Казакова (Тараканова) зур өлешен кертте. Аның әтисе - Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов тырышлыгы белән авылның традицияләре дәвам итә. Бәйрәмнең төп спонсоры да, оештыручысы да ул .
    Мәйданда халык уеннары гөрләде, җиңүчеләрне бүләкләделәр, сәүдә рәтләре тезелеп киткән иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев