Олы Тәрбиттә туып- үскән Марина Казакова (Тараканова) китап чыгарды
Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре. 2021 елгы фольклор-этнографик экспедиция материаллары» дип исемләнгән ике җыр җыентыгы презентацияләнде.
Анда Кайбыч һәм Кукмара районнарында узган фольклор-этнографик экспедицияләрнең материаллары бастырылган. Басмаларда шушы ике районда яшәүче керәшеннәрнең музыкаль-шигъри культурасы үрнәкләре, этнографик очерк тәкъдим ителгән, хәзерге йола культурасының үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелгән.
2019 елда Кайбыч районының Олы Тәрбит, Иске Тәрбит, Мәлки, Байморза, Кыр Буасы һәм Хуҗа Хәсән авылларында этнографик экспедиция булды. Экспедициянең җитәкчесе – этномузыкология белгече, татар музыка сәнгате факультеты деканы Лилия Сәрварова. Авылларда бик күп күлмәкләрне төшереп, 100дән артык традицион җыруларны яздырып алганнар. "Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе" җыентыгы авторы – Олы Тәрбит кызы, мәдәни үзәк хезмәткәре Марина Казакова.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова бу экспедицияләрне районнарда кабул иткән, оештыруда ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында Чүти авылы җирлеге башлыгы Петр Тараканов, Олы Тәрбит авылының “Тәңкәләр” ансамбле җитәкчесе Инна Драндрова, Иске Тәрбиттән “Сәүдияр” ансамбле җитәкчесе Любовь Тимофеева. Бу ике ансамбль бәйрәмдә чыгыш ясады.
Чарада ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та катнашты. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән экспедицияне оештыручыларга һәм җыентыкны бастырып чыгарган Марина Казаковага рәхмәтен белдерде, бүләген тапшырды. Тантанада ТР Керәшен җәмгыятенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да катнашты.
Китап 100 данә тираж белән чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев