Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак авыл җирлегендә гореф-гадәтләрне саклап яшиләр

Олы Урсак авыл җирлегендә узган елга йомгак ясадылар. Халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, «Дубрава» агрофирмасы директоры Юрий Осипов, прокурор урынбасары Василий Макаров, төрле оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Быел халык җыены Олы Урсактагы яңа, матур, җылы күпфункцияле үзәктә узды. Авыл җирлеге башлыгы Габ¬бас Зиннәтуллин, мәктәп директоры Рифат Вәлиев, фельдшер-акушерлык пункты мөдире Асия Әхмәтҗанова, китапханәче Фәния Нуриева, ветераннар Советы рәисе Минфариз Зәйнуллин, полициянең участок уполномоченные Радик Фәсхетдинов узган елгы эшчәнлекләре турында хисап тотты.
Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, Олы Урсак авыл җирлеге районда беренчеләрдән булып үзара салым программасына кушылды. Шуңа күрә бу өлкәдә башкалардан бер адымга алда баралар һәм, билгеле инде, башкарган эшләре дә күбрәк. Узган ел да планлаштырган барлык эшләрен дә үтәгәннәр: Олы Урсакта балалар мәйданчыгы төзегәннәр, бу җирлеккә керүче дүрт авылда да зиратларны төзекләндерүне дәвам иткәннәр, яктырткычларны ремонтлаганнар, юлларны кардан чистартканнар, чүплекләрне бетергәннәр, Олы Урсакта җәяүлеләр өчен күперне яңартканнар, юлларны ремонтлаганнар, бурычларын түләгәннәр.

ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕНӘ
ТАЯНАЛАР
Габбас Зиннәтуллин салымнар түләү буенча да борчылуын белдерде. Монда 17 кеше барлыгы 48 мең сумлык транспорт һәм җир салымын түләмәгән. Җирлек башлыгы әйтүенчә, дүрт авылга 128 җиңел һәм 14 йөк автомобиле, сигез «УАЗ», ике «Газель», дүрт чылбырлы һәм сигез «МТЗ» тракторы, сигез мотоблок исәпләнә. Узган ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимегән һәм 310 баш булган. Аларның 108е – савым сыерлары. Олы Урсакның үзендә генә дә 200 баш сыер булган чаклар бар иде бит. Бүгенге көндә 17 хуҗалык ике яки аннан да күбрәк сыер асрый. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу йөзеннән дәүләт барлыгы 545600 сумлык субсидия биргән. Моннан тыш, Рөстәм Шакиров, Гөлфия Зәйнуллина, Исмәгыйль Абдуллин һәм Радик Гыйльметдинов савым аппараты алу өчен дә субсидия алган.

АВЫЛ – ҮЗЕ БЕР ДӘҮЛӘТ
Габбас Зиннәтуллин отчет кына биреп калмады, халыкны әледән-әле төрле эшләргә дә өндәде.
– Элегрәк җирлегебезнең балта осталары тирә-якта дан тоткан, күрше районнарда мәчетләр төзегән булсалар, хәзер без төзүчеләрне Чувашиядән чакыртабыз, –диде ул, борынгыдан килгән һөнәрләрне саклап кала алмауларына көрсенеп. – Авыл тормышы – үзенә күрә бер фәлсәфә, синең һәр гамәлең уч төбендә кебек күренеп тора, рухи җаваплылык тоеп яшисең. Җирлегебездә үрнәк булырдай гаиләләр шактый. Мәсәлән, Гөлия һәм Раниф Хәйруллин хуҗалыгы узган елда 32 мең литрдан артык, Газинур Мофазалов 44 мең литрдан күбрәк, Кадрия һәм Илгизәр Кәримовлар 13 мең литр, Фирдүс һәм Миләүшә Сираевлар 14500 литр, Фәния һәм Ришат Нуриевлар 12200 литр сөт саткан.
Авыл җирлеге башлыгы шулай ук су белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды. Олы Урсакта башнялар һәм суүткәргечләр тузган, еш кына сафтан чыкканнар. Аларны вакытында ремонтлый алганнар. Суүткәргечләрнең бер өлешен алыштыруны быелга планлаштырганнар, моның өчен «Чиста су» дәүләт программасына керергә кирәк. Кече Урсакта һәм Бушанчада яшәүчеләргә суны өйләренә кертергә тәкъдим иттеләр. Габбас Зиннәтуллин Кече Урсактан Мансур Зиннәтовка, Бушанчадан Александр Газизовка һәм Олы Урсактан Эльмир Җаппаровка чишмәләрне, күлне һәм җәяүлеләр өчен күперне карап, төзекләндереп торганнары өчен рәхмәт әйтте.

ЮЛЛАР ТӨЗЕЛЕШЕ
Альберт Рәхмәтуллин әйтүенчә, юллар төзелеше – инфраструктура үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Олы Урсак җирлегендә дә бу эш дәвам итә. Кошманнан Бушанчага кадәр асфальт юл бар инде, Бушанчаны Кече Урсак белән вакташ юл тоташтырган, быел Олы Урсакка кадәрге юлга асфальт җәю планлаштырыла. Бу юллар район үзәгенә илтә. Җыенда Олы Кайбычка кадәр маршрут автобусы җибәрү үтенечен белдерделәр. Авыллар эчендә дә программалар ярдәмендә юллар ясалган. Габбас Зиннәтуллин юлларны кардан чистартып торулары өчен Сергей Петровка, Рәхимулла Сафиуллинга һәм Александр Газизовка рәхмәт әйтте. Ул шулай ук агымдагы елга планлаштырылган эшләр белән дә таныштырды.

ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ ЯҢАРТАЛАР
Габбас Зиннәтуллин Кече Урсак клубы методисты, 40 ел гомерен мәдәниятка багышлаган Ильяс Гәрәев адресына да җылы сүзләр әйтте: «Ул минем уң кулым да, староста да, авыл өчен җан атып яши». Олы Урсактагы яңа күпфункцияле үзәк авыл халкына гореф-гадәтләрне саклау, яңаларын булдыру өчен зур мөмкинлекләр тудырган. Җәй көне авыл уртасында уздырылучы Сабантуй бәйрәменә тирә-яктан да киләләр. «Кайбыч таңнары» газетасы һәм якташлары Габделхәй Зиннәтуллин кубогына оештырылучы чаңгы ярышлары да традициягә әверелгән. Җирле үзидарә Фәнис Сибгатуллин, Фәнис Галиев, Илназ Абдуллин, Илшат Хикмәтуллин, Минфариз Зәйнуллин, Рәсил Хөснуллин кебек ир-егетләргә таяна. Депутатлар да активлык күрсәтә. Фирдүс Әшрәфуллин, Илдар Абдуллин, Илгар Микаилов, Эльмир Җаппаров белән берлектә, үз көчләре һәм акчалары ярдәмендә Ленин урамындагы коены ремонтлаганнар. Депутат Исмәгыйль Абдуллин җирлек территориясендәге үләнне чабарга, Тәлгать Габделхадиев торба алыштыруда ярдәм иткән.
Халыкны кәрәзле телефон элемтәсенең начар булуы борчый. Җирлек башлыгы Альберт Рәхмәтуллиннан әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм сорады. Шулай ук янгын сүндерү депосындагы искергән машинаны алыштыру мәсьәләсен дә күтәрде. Җирле халык үзләрен борчыган башка сорауларга да җавап тапты, ел дәвамында тормыш-көнкүрешләрен яхшырту максаты белән башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев