Олы Урсак авылы мәчетендә корбан ашы узды
Шушы көннәрдә районыбызның барлык татар авылларында корбан ашлары уздырыла.
Бүген ул Олы Урсак авылы мәчетендә дә үтте. Һава торышы да мәчеткә килүчеләргә хәер-догада булып, изге юлда йөрисез, дигәндәй, кояшлы, матур булды.
Корбан ашы әлеге авылда яшәүче Сания Зарипова һәм аның балалары тарафыннан әзерләнгән иде. Алар корбанны тормыш иптәше, әтиләре Рәфыйк Зариповка атап чалдырган. Узган елның февралендә мәрхүм булган Рәфыйк ага Олы Урсакта гына түгел, тирә-якта билгеле шәхес, хөрмәт казанган кеше иде. Ул 26 ел дәвамында авылда имамлык итеп, халыкны иманлы итүгә күп көч куйды.
Мәҗлескә ир-атлар да, хатын-кызлар да җыелды. Аларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да килгән иде. Рәфыйк аганы якты хатирәләр белән искә алдылар. Авылның хәзерге имамы Илфар Сафиуллин аны догадан калдырмауларын әйтте. Ул дини гыйлем алу, телебезне саклап калу һәм аны балаларыбызга өйрәтү буенча вәгазь дә сөйләде.
Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып торды, анда ниләр генә юк иде. Мәҗлес ахырында чалынган корбанга, табынга дога кылдылар. Корбан чалдырып, авылдашларын бер табын артына җыйган Сания апага, балалары Зөлфия, Гөлфия, Халидә, Рамилгә, шушы мәҗлесне үткәрүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев